Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гомернең икенче гасыры

Иж-Борискино авылында яшәүче Анна Палагинага 108 яшь тулды

Анна Палагина гомер озынлыгы буенча дөньяда икенче урынга дәгъва итә ала. Планетаның иң өлкән кешесе саналган Жанна Кальманга хәзерге вакытта 122 яшь. Анна Осиповнага әле 108 яшь кенә.

Дөрес, ул инде хәзер урамга чыгып йөри алмый, аз сөйләшә, күбесенчә ятып тора, аркасын яздырып алу өчен утырып та торгалый. Анна Осиповна район хакимиятеннән котларга килүчеләрне көтеп алган. Сүз дә юк, бу яшьтәге кешенең күңелен күрү өчен бары бер җылы сүз дә җитә.

Анна Осиповна әле дә булса узган гомер елларын ярыйсы гына хәтерли. Әйе,  бу вакыт эчендә күргән һәм баштан кичергәннәрне ничек онытасың. Авырлыкларны җигелеп тарткан ул. Революция, ачлык еллары, сугыш. 20нче гасырның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән.

– Революциядә соң Идел буенда коточкыч ачлык булды, – дип истәлекләре белән уртаклаша Анна Осиповна. – Әти безне беркадәр вакытка Белоруссиягә алып китте. Аннан кайтканда авылдагы кешеләрнең яртысы гына калган иде. Аннары коллективизация чоры башланды. Мин әтине колхозга керергә үгетләдем. Халык бик курыкты. Кешеләрнең терлекләрен колхозга куып алып киттеләр.

Анна Палагина килене Валентина Алексеевна тәрбиясендә яши. Ачык күңелле, кунакчыллыгы белән аерылып тора бу хатын.

– Әни белән илле ике ел бергә яшибез, мин аның бердәнбер улы Геннадийга кияүгә чыктым, – дип сөйли Валентина Алексеевна, – Алтмышынчы еллар азагы иде. Геннадийны бер күрүдә яраттым, тырыш, бер начар гадәте булмады аның. Бу йортны, мәсәлән, ул төзеде. Каенанам бик үткен, барысын да булдыра иде. Бер эштән дә куркып тормады. Сарыкны да үзе тотып суйган чаклары бар иде. Яшьтән хезмәт белән чыныгып үскән ул, шуңа күрә кыенлыкларга да бирешмәде. Минем тормышым да авыр булды, күп балалы гаиләдә үстем, ата-ана назын һәм җылысын бик аз татыдым. Сигезенче класстан соң фермада сыер сава башладым, пенсиягә чыкканчыга кадәр колхозда эшләдем. Хезмәт стажы кырык ел тәшкил итә. Сүз дә юк, бик авыр булды, хәзер инде картаеп киләм, әле бит әбине дә карарга кирәк. Авылча, тын гына яшәп ятабыз шулай...

Валентина Алексеевнаның тыйнаклыгына игътибар иттем. Артык мактанырга яратмый, өйләре чиста, бөтен нәрсә бар. Өстәлгә яңарак кына алма пирогы пешереп куйган, инде кыяр тозларга да өлгергән. Анна Осиповнаны йөз дә сигез яше белән котларга килүчеләр Валентина Алексеевнага да күп итеп рәхмәт әйттеләр. Каенанасын сабый бала кебек карап һәм тәрбияләп торучы бу хатын чыннан да мактауга бик лаек. Анна Осиповна да үзенең әле кешеләргә кирәк булуын аңлап яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев