Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Дулкынланмый искә төшерә алмыйлар...

Көек һәм Әҗмәр авылларында яшәүче Наилә Муллина белән Мәхтүмә Хәйруллина күптән түгел үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Традиция буенча, озын гомер юлын үткән бу апаларны район башлыгы Камил Нугаев, социаль хезмәт вәкилләре, район ветеран оешмалары советы рәисе Юрий Зуйков, авыл җирлеге башлыклары котлады.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Юбилярлар янына килгәч, гадәттә башта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшыралар. Беренче чиратта, ветераннарыбызга фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәт әйтәләр. Ә алар үткән тормыш хатирәләрен күңелләрендә яңартып, дулкынланудан күз яшьләрен тыя алмыйлар...
Наилә Гариф кызы - Финляндия, Германия һәм Япония сугышларында катнашкан ветеранның тол хатыны. Алар җиде бала - биш кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Наилә апа бөтен уңайлылыклары булган үз йортында яши. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән балалары һәм оныклары әниләре, дәү әниләре янына даими кайтып йөриләр, аңа карата бик игътибарлылар. Кызларының берсе - Нальчикта, икенчесе - Украинада яши, Казанда, Нурлатта төпләнүчеләр дә бар. Балаларының барысы да белем алган, моның өчен алар әти-әниләренә рәхмәтле.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Наилә апаның күңеле барыбер яшь. Үзен котларга килгән кунакларны да ачык йөз белән, җырлап-биеп дигәндәй каршы алды. Ә бит ул гомере буе тормыш йөген тарткан, авырлыкларны да күп күргән. Сугыш чорында коточкыч суыкларда окоп казырга да, урман кисәргә дә туры килгән.
Ул күп укый алмый, дүрт класс кына бетергән. Сугыш башлангач, тракторчылар курсына укырга керә, аннары тракторда да, комбайнда да эшли. Кая кушалар, шунда хезмәт куя. Билгеле, авырлыкларны күп күргән, ләкин яшәргә, тормышны алып барырга кирәк. Наилә апа җырларга яратканлыктан, теләсә нинди табын түрендә кадерле кунак була. Авылдашлары аны ачык йөзле, ярдәмчел, яхшылыгы өчен яраталар. Яхшы күңелле кешеләр генә озак яши, дип әйтәләр бит.
Шулай ук күп бала үстергән Мәхтүмә Хуҗаҗан кызының да язмышы Наилә апаныкына охшаган. Кечкенәдән үк эшләп үскән. Әтисе колхоз рәисе булганга күрә, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырыша. Ул авыр вакытларны искә төшереп, әле дә дулкынлануын яшерә алмый. Колхозда эшләгән өчен акча алу турында сүз дә юк. Анда "таяк"ка эшләп, көзен бераз ашлыгын таратканнар. Ачлыкны күп күрдек, ди Мәхтүмә апа, шуңа күрә сугыш беткәч, яхшы, мул тормышка өметләндек. Тик сугыштан соңгы елларда да тормышның ачысын-төчесен күп күрергә туры килә.
Ул гомер буе сыер савучы булып эшли, көне-төне фермадан кайтып кермәде, дип сөйли кызлары. Үз хуҗалыгында да мәшәкатьләр җитәрлек була. Шулай әкренләп балаларны аякка бастырып, укытып чыгаралар. Хәзер барысының да мул тормышта яшәвенә сөенеп бетә алмый ул. Ләкин тормышта төрле хәлләр була, Мәхтүмә апага улын югалту кайгысын да кичерергә туры килә...
Хәзер ул үсеп килүче оныкларына, оныкчыкларына карап шатланып бетә алмый, тыныч, имин тормышка шөкер итеп яши. Өстәлдә җаным теләгән бар нәрсә дә җитәрлек, дип шатлана. Сугыш чоры авырлыкларын күргән кешегә моннан да зур бәхет юктыр. Үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайту өчен көчләрен кызганмыйча колхоз басуларында, фермаларда хезмәт куйган ветераннар олы хөрмәткә лаек.
Наилә апа Муллина юбилей көннәрендә; Мәхтүмә апа Хәйруллинаны район башлыгы К.Нугаев һәм туганнары котлый.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев