Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

“Бу хәлләрнең чын булуына ышанасы килми…”

Хәзерге вакытта Украинада барган хәлләргә борчылмаган кеше юктыр. Ләкин телевизордан репортажлар карау, ул хакта газеталардан уку - бер нәрсә, ә бу хәлләрнең шаһите булучылар, бигрәк тә качаклар белән сөйләшү, бөтенләй икенче нәрсә. Сугыш качаклары безнең районга да кайтты.

Лидия Кострулева
Людмила Медведева үзенең алты яшьлек улы белән Кузнечихага моннан өч ай элек кайткан. Ул Нинель Мәсгут кызы Садриеваның туганнан туган кызы. Алар кайткан вакытта бу гаилә яшәгән Донецкида хәлләр артык куркыныч булмый, шуңа күрә җиңел чыгып китәләр. Ләкин тора-бара тормыш куркыныч төс ала һәм биредә чын сугыш башлана.
- Мин монда берәр ай яшәрмен дә, кире китәрмен дип уйлаган идем,- ди Людмила.-Ләкин хәлләр тагын да куркыныч төс алды, болай булыр дип беркем дә уйламаган иде… Мин кире китәргә дип ике тапкыр билет алдым, ләкин иремә шалтыратып белешкәннән соң, аларны кире тапшырырга туры килде. Ул кайтмаска киңәш бирде.
Шуннан соң ул ире өчен дә, анда калган барлык туганнары өчен ут йотып яши, чөнки анда чын сугыш башлана. Луганск өлкәсендәге Лисичанскида Людмиланың әнисе, өч баласы белән абыйсы калган (өченче баласы әле бер айлык кына), шул сәбәпле алар аннан китә алмаганнар. Ә хәзер Россиягә китәргә тырышалар, ләкин кайчан һәм ничек булыр, әйтүе кыен.
Соңгы вакытларда чикне чыгучылар саны бик нык артты. Чиктәш өлкәләргә чыккан качаклар санын төгәл генә әйтүе кыен, алар күпмеңләгән. Халык документларын, иң кирәкле әйберләрен алырга гына өлгерә. Кешеләр бигрәк тә балалары өчен кайгыралар. Россиялеләр аларның барысын да кабул итеп, яшәү өчен тиешле шартлар булдыралар.
Людмиланың ире Виталий соңга кадәр ышанычын югалтмый, сугыш бу кадәр куркыныч төс алыр дип уйламый. Ул гаиләсен озаткач, дачаларына күчеп, шунда яши башлый. Ләкин сугыш анда да барып җитә, атышлар, тоташ бомбага тотулар башлана. Аннары ныклы карарга килеп, ул да юлга чыга. Этен бәйдән ычкындырып, дача белән хушлашып китә. Ә бит әле кайчан гына алар рәхәтләнеп дачаларында ял иткәннәр, эшләгәннәр. Бакчада унҗиделәп алма агачы, ун сорт виноград, берничә төр чия агачы, персик, чикләвек агачлары, бик күп башка җиләк-җимеш агачлары үскән. Барысын да ташларга туры килгән. Кешеләрнең гомере өзелгән вакытта болар турыда әйтергә дә кирәк түгелдер…
- Хәзер Укринада барган фаҗигане сүзләр белән генә аңлата торган түгел, - ди Виталий. - Бу хәлләр булыр, эшләр шуңа барып җитәр дип башка да китермәдек, әле һаман болар барысы да төштә генәдер кебек тоела. Анда минут саен кешеләр һәлак була. Кешеләр фатирларда,подвалларда, базларда качып утыралар, ә кайберәүләр минем кебек бу җәһәннәмнән качарга тырыша... Кешеләрнең рәтләп йоклаганнары юк, минут саен хәвеф көтеп яшиләр... Тормыш тулысынча җимерелде, кайбер авылларның эзләре дә калмады... Хәлләр бик тә куркыныч.
Күп урыннарда ут, су юк, азык-төлек белән тәэмин итүдә кыенлыклар туды, медикаментлар җитешми, кирәкле әйберләр төягән транспортны үткәрмиләр, балалар бакчалары, мәктәпләр җимерелгән.
Ул хәзергә кадәр тынычлана алмый, трактор гөрелтесеннән дә куркып уяна, аңа ул танклар, самолетлар һөҗүме кебек тоела. Ул көн саен анда калган дусларына шалтырата, әлегә кадәр аннан китә алмаган туганнары өчен бик тә борчыла. Китә алырлармы, хәзер бу бик тә кыенлашты... Бер уйлаганда борчылмаска да була, гаилә бергә, исән-саулар, ләкин күңелдә чиксез борчу хисе. Кайдан килеп чыкты мондый сынау, ни өчен гади халык һәлак була? Нилектән Киевтагы дәүләт башына чын нацистлар килде?
Әлбәттә, тыныч вакытта шундый сынауларга дучар булган халыкны кызганмаган кеше юктыр. Безнең күпләребезнең Украинада туганнары, якыннары, танышлары яши. Медведевлар гаиләсе Нинель Мәсхут кызына бик рәхмәтле, монда алар бергә тату яшиләр. Авылда аларның хәлен аңламаган кеше юк, халык ярдәм итәргә тырыша.
Җирлек башлыгы Радик Ибраһимов аларның хәле белән даими кызыксынып тора, күптән түгел качаклар янында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин булып киткән.
Медведевларга аерым торак тәкъдим иткәннәр. Ләкин алар әлегә ныклы карарга килмәгән, чөнки һаман да күңелләре белән Украинада, кире китәргә өметләрен югалтмыйлар. Шулай да алар хәзергә безнең ярдәмгә мохтаҗ. Халкыбызның күңеле киң, хастаханәдә дә, паспорт өстәлендә дә, башка оешмаларда да аларның хәлен аңлап, булышырга, килеп чыккан барлык проблемаларны тиз хәл итәргә тырышалар.
Виталий авылдагы тынлыкка, бигрәк тә кичләрен, шакката. Бу тынлыкны кошлар сайравы, әле анда, әле монда ишетелгән балалар тавышы гына боза... Ә бит бу гадәти, тыныч авыл тормышы. Кеше өчен шуннан да кадерле нәрсә юк икән, моны сугыш куркынычы күргән кеше генә тулысы белән аңлый... Авыр сынаулар аша үткән Медведевлар гаиләсе өчен җирдәге тынычлык бар нәрсәдән дә кадерлерәк...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев