Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Армиядә чыныгу алган егет

Кече сержант Тимур Вәлиәхмәтов хәрби янгын командасында хезмәт иткән чорда авыр сынауларны намус белән үтә алган. Аның әти-әнисенә Печора шәһәре янгын часте командирыннан җибәрелгән Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы моңа дәлил булып тора. Шәһәрдәге торак йортларның берсендә чыккан янгынны Тимур подразделениесе МЧС янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк сүндереп өлгерә.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Армия хезмәте Тимурны һәм аның иптәшләрен зур җаваплылыкка өйрәтә. Янгын командасына килеп җитәргә өлгермиләр, аларга электр чыбыгында чыккан янгынны сүндерергә туры килә. Күп нәрсә элек тә, хәзер дә аларның осталыгына һәм оешканлыгына бәйле.
Тимур хезмәт иткән часть "Дарьял" дигән куәтле радиолокация станциясенә хезмәт күрсәтә. Станция 6000 километрлы радиуста бер үк вакытта йөздән артык объектны тикшереп тора.
Радиолокация станциясе берничә дистә ел элек гамәлгә кертелсә дә, аерым күрсәткечләре буенча аңа әле дә дөньяда тиңнәр юк. Тик аның куәтле тапшыру үзәкләре бик күп энергия таләп итә, шуңа күрә электр чыганакларына һәм электр челтәрләренә бик каты көчәнеш китерә.
Боларны, шулай ук станциянең "яшен" исәпкә алып, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү елдан-ел катлаулана баруын күз алдына китерү кыен түгел. Шуңа күрә Тимур һәм аның командасы һәрвакыт тулы әзерлектә торырга тиеш була. Ул командалык иткән хәрби расчет бер ел эчендә генә дистәләрчә янгынны булдырмый калган. Янгын чыгуның сәбәпләре күп төрле булса да, иң еш очрый торганы - электр чыбыкларының төзексезлеге.
Һәрвакыт әзерлектә булулары аларга Печора шәһәрендәге янгынны сүндерүдә дә ярдәм иткән. Яна башлаган агач йорт яныннан үтеп баручы Тимур хәлне бик тиз аңлап, шунда ук командасын чакырып алган. Алар тулысынча җиһазландырылган ике янгын сүндерү машинасында килеп җитеп, утны башка йортларга үрләтмичә, вакытында сүндерә алганнар. Бераз соңрак килеп җиткән МЧС хезмәткәрләренә янгынның тулысынча юк ителүен билгеләргә генә калган. Аларның командиры исә солдатларның тәҗрибәсен һәм тизлеген югары бәяләп, Мактау кәгазьләре тапшырган.
- Без үзебезнең бурычны гына үтәдек, - ди Тимур, - ә бу янгын расчетларының тулы хәзерлеге һәм бердәм эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Хәрби частьтә алган тәҗрибәсе Тимурга хәзер дә ярдәм итә. Бүгенге көндә ул шәһәребезнең янгын сүндерү частендә стажировка үтеп, тиздән штатка кабул ителәчәк. Шулай итеп, армия хезмәте аңа чын ир-егет булырга, тәҗрибә тупларга гына ярдәм итмичә, киләчәк тормышына да юнәлеш биргән.
Рәсемдә: Тимур Вәли-әхмәтов армиядә вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев