Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Аның күргәннәре китап итеп язарлык...

Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, Ким авылында яшәүче Антонина Порфирьевна Синчуговага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Болай да кунакчыл йортта юбилей көннәрендә халык аеруча күп булды.

Ирина Телицина

Аларның өй каршында үскән күз явын алырдай чәчәкләрдән тирә-якка хуш ис таралган. Өйдә дә гөлләрнең ниндиләре генә юк. Антонина Порфирьевна элек-электән гөлләрне яратып үстерә.

Тормышта авырлыкларны ул бик күп күрә. Аның яшьлеге сугыш елларына туры килә, ачлыгын да, ялангачлыгын да кичерә. Коточкыч салкын кышларда япь-яшь кызлар окоп казуда эшлиләр. Аннан кайткач та кайда кушсалар, шунда эшли.

Сугыш беткәч, тормышка чыга. Аннары бер-бер артлы балалары туа. Җиде баланы ашату-киендерү өчен зур тырышлык куярга туры килә. Мал-туар асрап, күп итеп бәрәңгесен, яшелчәсен үстерәләр. Вакыт аккан су кебек, эш-мәшәкатьләр белән балаларының үсеп җитүен сизми дә калалар. Ни кызганыч, ана балаларын югалту хәсрәтен дә күрә. Өч баласын ул соңгы юлга озата. Ире дә мәрхүм. Ләкин кызлары, уллары, оныклары аны ялгыз калдырмыйлар. Хәзер аның унбер оныгы бар, оныкларының балалары гына да унбиш.

Балалары үз янында да, Ульяновск өлкәсендә дә яшиләр. Ул аларга бик рәхмәтле, һәрвакыт килеп, кайтып хәлен белеп торалар. Юбилеен билгеләп үткәндә дә өй тулы халык була.

Олы юбилее белән Антонина Порфирьевнаны район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары советы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Равель Гыйсмәтов котлады. Ветеранга Президент открыткасы, бүләкләр һәм чәчкәләр тапшырдылар. Бу көнне аңа иң изге теләкләр җиткерелде. Ана медале, фидакарь хезмәте өчен күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән Антонина Порфирьевнага нык сәламәтлек, иминлек, кадер-хөрмәттә яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Антонина Порфирьевна Синчугова 90 яшь