Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Алар һәр яктан үрнәк

Вера Владимировна белән Владимир Алексеевич Андроновларның гаилә корып яши башлауларына тиздән кырык ел тула. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде әби-бабасын сөендереп, оныклары үсеп килә.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Бу парлар Казан педагогия институтының физкультура факультетында укыган чакта танышканнар. Бу вакытта Владимир инде Кораллы Көчләр сафында хезмәт итеп кайтып, институтның соңгы курсында белем ала. Ә Вера, унынчы класста акробатика буенча спорт мастеры исемен алып, институтта укуын башлап кына җибәрә. Шулай да яшь аермасы Антоновка егете белән Бөгелмә кызына гаилә коруда киртә булмый. Тормыш авырлыкларын да, шатлыкларны да алар бергәләшеп, иңгә-иң куеп үтәләр.
Владимир Алексеевич башта Никольск мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли, аннары эчке эшләр органына күчә. Хәзер ул отставкадагы майор. Вера Владимировна башта спорт мәктәбендә - тренер, санаторий интернат-мәктәптә тәрбияче булып эшли, ә хәзер егерме елга якын икенче урта мәктәптә тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Тормыш мәшәкатьләре белән балаларының үсеп җитүе сизелми дә кала. Олы кызлары Наталья гаилә традицияләрен дәвам итеп, беренче мәктәптә рәсем сәнгатен укыта. Ольга исә технология институтын тәмамлаганнан соң, Казанда яши. Алексей авыл хуҗалыгы академиясен бетергән. Гаиләсе белән бергә Болгарда яши, ә узган ел гына төпчек оныклары Илья дөньяга килгән.
Гаилә ишәя барган саен, бәйрәм табыны янында бергәләшеп җыелып утыруы да күңеллерәк. Алар киләчәктә оныклар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәләр, чөнки дәү әти белән дәү әнигә алар барысы да бик кадерле. Ольга ире белән бергә Мәскәүдә эшләгән чакта, ике оныклары - ике һәм дүрт яшьлек сабыйлар әби белән бабасында ел ярым яшәгәннәр. Бу әти-әни өчен дә, әби белән бабай өчен дә авыр чор була, ләкин хәзер инде кыенлыклар артта калган...
Владимир Алексеевич белән Вера Владимировна гомер буе бер-берсенә, балаларына, оныкларына ныклы терәк булырга тырышканнар һәм аларны элек-электән эш сөючән булулары өчен хөрмәт итәләр. Хәзер дә әле хуҗалыкта кәҗә, дуңгызлар, кош-корт асрыйлар, элегрәк хәтта сыер да тотканнар.
Өч баланы үстереп аякка бастыру, әлбәттә, җиңел булмый. Мәктәптә укыганда өчесен дә әзерләп озатырга, көн саен дәресләрен тикшерергә, ашарга әзерләргә, өс-башларын чиста йөртергә кирәк. Әле бит икесе дә эшлиләр. Тыңлаучан, тәртипле булып үскән балалар ата-ана сүзеннән чыкмыйлар. Мондый гаиләдә тәрбияләнеп, олылардан үрнәк алып үскән балалар аларга артык мәшәкатьләр тудырмыйлар. Әйе, тәрбия гаиләдән башлана, үзең ничек яшисең, балалар шуны кабатлый.
Аларның йорт яны бакчаларында төрле-төрле чәчәкләр балкып утыра. Бакчадан үстереп алган уңышлары киләсе елга кадәр җитеп бара. Бу гаилә тырышып эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә белә. Бергәләшеп Кара диңгездә дә, туганнары яшәгән башка якларда да булып кайтканнар. Вера Владимировна күп балалы гаиләдә үскәнлектән, бара торган җирләре күп.
Андроновлар үзләрен гап-гади, башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гаиләгә саныйлар. Бәлки шулайдыр да, тик гомер буе бер-береңә хөрмәт хисен саклап, аны балаларына бирә алган гаиләләр күп түгелдер дип уйлыйм. Алар менә шул яктан үрнәк...
Вера Владимировна, Владимир Алексеевич оныклары Костя белән бакчаларында.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев