Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Туган ягыбызга багышлап

Туган ягыбызның бай тарихы турында яңа китаплар дөнья күрде.

"Татарстан Республикасы Спас районы буенча юлкүрсәткеч" (путеводитель) китабына Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-заповеднигының "Суар" филиалы мөдире Нинель Садриева, юридик фәннәр кандидаты, Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты өлкән укытучысы Альберт Хәйдәров, газетадагы язмалары буенча безнең укучыларга яхшы билгеле булган туган якны өйрәнүче Николай Марянин, Евгений Бурдин язмалары кергән.
Авторлар укучыларга безнең район территориясе буенча төрле экскурсия маршрутлары тәкъдим итәләр, иң зур авыллар һәм истәлекле урыннар турында дөрес тарихи мәгълүмат бирәләр. Китапта рәсемнәр дә шактый. Ул тарих белән кызыксынган һәр кешедә, шулай ук тарихны өйрәнүче белгечләрдә кызыксыну тудырачак. Моннан тыш, юлкүрсәткеч Спас районы тарихы буенча укыту әсбабы буларак тәкъдим ителгән һәм шул максаттан ТР мәгариф министрлыгына җибәрелгән.
Шул ук авторларның икенче яңа китабы "Борынгы Суар: археологик табылдыклар каталогы" дип исемләнгән. Бу китапның рецензентлары - күренекле тарихчылар.
Каталогта заповедник фондларында сакланган һәм "Сувар" филиалында күрсәтелгән экспонатларның төсле фоторәсемнәре басылып чыккан. Китап Идел Болгары тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче студентлар өчен язылган булса да, тарих белән кызыксынучылар да игътибар итәр дип уйлыйбыз. Китап бай эчтәлекле итеп төзелгән.
Мәсәлән, Суар - зур һөнәр һәм сәүдә үзәге булган, дип билгеләп үтә каталог авторлары, шуңа күрә ул Болгар дәүләтендә аеруча зур урын биләп торган.
"Познание" нәшрияты китапларны әлегә кечкенә тираж белән чыгарган. Ике басма да Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы профессор Фаяз Хуҗинның фәнни редакторлыгында хәзерләнгән. Проектны район җитәкчелеге дә хуплаган.
Һичшиксез, яңа китаплар безнең бай тарихлы туган ягыбызның үткәне, ата-бабаларыбызның мәдәни мирасы турында сөйләгән китап фондын тагын да тулыландырды. Шуңа күрә китапны эшләгән, аны чыгарырга ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт әйтәсе килә.
Ә Нинель Садриева моннан алдарак басылып чыккан "Суар", "Юлкүрсәткеч", "Борынгы Суар" дигән тарихи китапларның авторы да. Боларның барысы да - киеренке, тырыш хезмәт, еллар буе тупланган тәҗрибә нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап