Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Тарих битләреннән

Күңелләрдә ышаныч уята

Бүген, чәршәмбе көнне, шәһәрдә Изге Авраамий чиркәвенең ачылуына 25 ел тула. Бу уңайдан Спас районы халкын район башлыгы Камил Нугаев котлады. Шәһәр һәм район тормышында бу көннәрдә бик әһәмиятле вакыйга булды, диелә котлауда. Нәкъ егерме биш ел элек Болгарда Изге Авраамий чиркәве ачылды, ул җәмгыятьнең рухи үсешенә тагын бер уңай...

Бүген, чәршәмбе көнне, шәһәрдә Изге Авраамий чиркәвенең ачылуына 25 ел тула. Бу уңайдан Спас районы халкын район башлыгы Камил Нугаев котлады.

Шәһәр һәм район тормышында бу көннәрдә бик әһәмиятле вакыйга булды, диелә котлауда. Нәкъ егерме биш ел элек Болгарда Изге Авраамий чиркәве ачылды, ул җәмгыятьнең рухи үсешенә тагын бер уңай этәргеч бирде. Бу дәвердә чиркәүнең үзендә дә, кеше күңелендә дә үзгәрешләр күп булгандыр. Чиркәү күз алдында төзекләнә, матурая бара, ул кылган изге эшләр турында районда гына түгел, бездән читтә яшәүчеләр дә белә, хәзер инде без районның дини һәм мәдәни тормышын аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чиркәү даими рәвештә мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, җирле казаклар белән бергә бәйрәм концертлары, фестивальләр үткәрә. Мондый чараларның барысы да халык күңелендә чагылыш таба, дуслыкка, иминлеккә, шәфкатьлелеккә өнди.

Теләсә кайсы дин тынычлыкка, татулыкка, бергә яшәгән халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәтә, диелә котлауда. Бай тарихлы Болгар җирендә бүгенге көндә төрле милләт, төрле дин вәкилләренең иңгәң куеп яшәве һәм эшләве белән без чын күңелдән горурланабыз. Монда дин әйтеп бетергесез әһәмиятле роль уйный.

Район башлыгы халыкны бәйрәм белән котлап, тынычлык, иминлек, сәламәтлек тели. Киләчәктә дә чиркәү изге эшләрнең башында торыр, иң яхшы традицияләрне сакларга һәм үстерегә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев