Узган атнада безнең районга Казандагы 139нчы гимназиянең Ирина Ионенкова җитәкчелек иткән "Кар десанты" эзләнү отряды килде.
Әлеге "Хәтер маршы" 2004 елдан бирле Татарстан Республикасының Яшьләр эше, спорт һәм туризм, Фән һәм мәгариф министрлыклары ярдәме белән үткәрелә. Республиканың "Ватан" берләшмәсе составына керүче "Кар десанты" Ватаныбызны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү, үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә әһәмиятле эш алып бара.
Отряд шәһәрдәге урта, Никольск, Кузнечиха һәм Иске Рәҗәп мәктәпләре укучылары белән очрашып, алар игътибарына "Балачак ярчыклары" агитбригадасы чыгышын тәкъдим итте. Җырларда Ленинград боҗрасы фаҗигасен кичергән балалар язмышы чагылдырылды, аларны моңсу хисләр белән искә алдылар. Отрядның кайбер әгъзалары әлеге шәһәр өчен барган сугыш урыннарында булырга өлгергән. Сугыш ветераннары белән дә очрашып сөйләшкәннәр.
Экспедицияләрдә Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов җитәкчелек итүче эзләнү отряды да катнаша. Татарстан Республикасының эзләнү отрядлары медальон һәм исемле әйберләр буенча 18 сугышчының исем-фамилиясен ачыклаган, 571 совет сугышчысының мәетен табып яңадан җирләгән.
Соңыннан отряд район укытучылары катнашында "түгәрәк өстәл" утырышы үткәрде. Утырышта катнашучылар эзләнү отрядларының эшчәнлеген оештыруга бәйле булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев