Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Армия – чын тормыш мәктәбе

Армиядә хезмәт итү һәм ир-егетнең тормышында онытылмас эз калдырып, аның киләчәк тормышында да зур роль уйный. Ә армия хезмәтендә табылган дуслар мәңге онытылмый.

Рәшит Зыятдинов,
чик буе гаскәрләре ветераны.
Без кечкенәдән үк Ватанга мәхәббәт рухында, булачак Ватан сакчылары итеп тәрбияләделәр. Без, сугыш чоры балалары, батырлар турында фильмнар карарга, ә буш вакытта аларның геройларына охшарга тырышып, сугыш уены уйнарга яраттык. Моның өчен кул астында булган әйберләрдән "корал" ясап, такта кисәкләреннән уенчык "пистолетлар" кисә идек. Мондый "сугышлар" кыш та", җәй дә була иде: "кызыллар" "акларга" каршы, "руслар" "немецларга" каршы сугышты...
Өлкәнәя төшкәч, армия хезмәте турында күбрәк уйлый башладык. Солдат погоннары һәм баш киемнәрен киеп карыйбыз, әниләрдән хаки төсендәге чалбарлар тектердек, ә солдат каешын тагып йөрү хәтта модага да кереп китте. Армиягә повестка алгач, шатланып бетә алмадык.
Тик әниләребез генә, бу турыда белгәч, нигәдер елап җибәрделәр...
Армия хезмәтен мин Кызыл Байраклы Көнбатыш чик буе округының Брест отрядында үттем. Учебкадан соң тугызынчы заставага эләгеп, башта этләр белән шөгыльләнүче, аннары өлкән укчы булып хезмәт иттем.
Чик буен саклау - авыр да, шул ук вакытта мактаулы да һөнәр. Өйрәнү һәм хәрби тревогалар, бөтен кирәк-ярак белән кросслар йөгерү, ату дәресләре даими булып торды. Автомат тәүлек буе кулдан төшми иде, ял көннәрендә генә бераз ял итеп алырга мөмкинлек бирелде. Кайчакта башка шундый уйлар килгәне дә булды: армиядә хезмәт итүчеләрнең күпчелеге (часовойлардан тыш) төнлә тынычлап йоклый, без генә яңгыр дип, пычрак дип тормыйча, чик буен саклау турында боерыкны үтәп, 20 километрдан артык араны үтәбез. Безнең участокта чик безнең илне Польшадан аерып торган Көнбатыш Буг елгасы аша үтә иде. Хезмәт итә башлаганның беренче көннәреннән диярлек "дембель" турында хыяллансак та, өйгә кайтырга вакыт җиткәч, үзебезнең отрядны калдыру, дусларыбыз, хезмәттәшләребездән аерылу бик авыр булды.
Инде озак еллар үтсә дә, армиядә барлыкка килгән дуслыгыбыз ныгый гына бара. Май ахырында үткән Чик сакчылары көнендә, Казан шәһәренең Горький исемендәге паркның мәңгелек уты янында гаиләләре һәм танышлары белән бергә чик сакчылары җыела. Монда чик сакчылары ветеран оешмалары Советы ФСБ һәм "Бердәм Россия" партиясе белән бергә оештырган митинг үтә. Анда мактаулы кунаклар, хәрби бәрелеш ветераннары, төрле дин вәкилләре катнаша. Бәйрәм программасына котлаулар, иҗат коллективларының чыгышы, һәйкәлләргә веноклар кую кертелә.
Мин бу чараларда ел саен катнашырга тырышам. Аларның иң истә кала торган мизгеле - дусларым һәм бергә хезмәт иткән иптәшләрем белән очрашу. Без яңалыклар белән уртаклашабыз, армия хезмәтен искә төшерәбез, инде арабыздан киткән кешеләрне искә алабыз. Бөек Ватан сугышы, Даман утравы вакыйгалары, Әфган, Таҗикстан, Чечня һәм башка кайнар нокталарда һәлак булучылар истәлегенә һәрвакыт бер минут тынлык игълан ителә.
Чик сакчыларының кайберләре үзләре белән бергә хезмәт иткән этләрне дә алып килә. Ә чик буенда хезмәт итүчеләрнең балалары һәм оныклары бу көнне горурлык белән яшел фуражкалар, чик буе дңигезчеләренең беретларын һәм бескозыркаларын киеп йөриләр. Аларга караган саен, үземнең балачак елларым искә төшә һәм минемчә, мондый рухта тәрбия алган балалар армиядә хезмәт итүне үзләренең изге бурычы дип санаячак. Аларга күпмилләтле Ватаныбыз чикләрен саклауны бер дә шикләнмичә ышанып тапшырырга мөмкин булыр.
Рәсемдә: Рәшит Зыятдинов (сулдан беренче) армиядәге дуслары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев