Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Жиңү белән кайттылар

"Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призына шәһәр һәм авыл командалары арасында үткәрелгән республика ярышларының зона турнирында безнең волейболчылар беренче урынга лаек булды.

Ярышлар Аксубайда үтте. Команда составына 35 яшьтән олырак ир-атлар керде. Волейболчыларыбыз үзләренең көндәшләрен бер-бер артлы буйсындыра барды: 2:0 исәбе белән ярышларның хуҗасы - аксубайлыларны һәм турнир кунаклары - Түбән Кама районы спортчыларын җиңделәр. Команда республика турнирының финалында катнашу хокукына ия булды. Әлеге бәйгене иҗтимагый хәрәкәт көз башларында уздырырга ниятли. Безнең спортчылардан аеруча Федор Камаев, Николай Тареев, Сергей Парфенов, Сергей Пелагеин һәм Сергей Яшинны билгеләп үтәргә кирәк. Ринат Акимбетов исә ярышларның иң яхшы волейболчысы дип танылды.
Мондый уңыш очраклы түгел. Сиксәненче, туксанынчы елларда райондагы волейбол командаларының даны тирә-якта яхшы билгеле булса да, соңыннан бу уенга игътибар сизелерлек кимеде. Бары тик соңгы биш елда гына спортның әлеге төре энтузиастларына барысын да яңадан башларга туры килде. Инде алар бай тәҗрибә тупларга да өлгерде, дияргә була. Командага яшьләр дә теләп килә. Шундыйлардан, мәсәлән, Максим Корнилов, Александр Камаев составны тагын да көчәйтте һәм тагын да зур ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырды. Алексеевскида Герман Боровиков призына Казаннан һәм республиканың башка шәһәрләреннән килгән көчле командалар катнашында үткән бәйгедә дә сынатмадылар. Узган кышта Минзәләдә зурлар арасында республика беренчелегенә узган ярышта безнең волейболчылар иң яхшы сигез команда арасына керде. Моны авыл районнары вәкилләре өчен зур казаныш дияргә мөмкин. Апрель азакларында аларга Кама Тамагында "Татарстан -яңа гасыр" хәрәкәте оештырачак җаваплы ярышларда катнашырга туры киләчәк.
Рәсемдә: безнең волейболчылар - зона ярышларында җиңүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев