Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь баскетболчылар – республиканың бронза призерлары!

Баулыда үткән "КЭС-баскет" мәктәп баскетбол лигасының региональ финалында шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең яшь баскетболчылары нәтиҗәле чыгыш ясады: Юрий Кузнецов һәм Валерий Наумов шәкертләре мәртәбәле республика бәйгесендә беренче тапкыр призлы урынга чыктылар.

Олег ПАХОМОВ
Мәктәп укучылары арасында популярлык казанган әлеге ярышлар инде алтынчы ел уздырыла. Мәктәп баскетбол лигасы турнирына илебездә танылган "Комплекслы энергетика системалары" компаниясе дә актив ярдәм итә, Мәгариф министрлыгы белән бергәләшеп, тагын да күбрәк малайлар һәм кызларда баскетбол уенына кызыксыну уяту өчен тырышалар. Моннан берничә ел элек региональ финал бездә уздырылды. Ул чакта турнирның мактаулы президенты, 1972 елда Олимпия чемпионы исеменә лаек булган Сергей Белов иде. Хәзер аның эшен хатыны, шулай ук 1992 елда ил командасы составында алтын медаль алган Олимпия уеннары чемпионы Светлана Антипова дәвам итә. Быел ул Баулыдагы региональ финалга да килде. Шуңа күрә яшь баскетболчылар танылган спортчы алдында һич тә сынатырга теләмәделәр. Җиңүчеләргә медальләрне дә нәкъ менә Светлана Антипова тапшырды.
Җиңү беркайчан да җиңел бирелми. Башта безнең кызлар зона турнирында чыгыш ясап, унга якын команданы җиңә алса, беренче урын өчен көрәштә ярышларның хуҗасы - Алексеевск спортчыларына берничә очкога гына оттырдылар. Кызлар үзебезнең шәһәрдә дә нәтиҗәле уен күрсәтә алдылар. Шунысын әйтергә кирәк, моңарчы ике тапкыр региональ турнирда оту бәхетенә ирешкән принципиаль көндәшләре - Алексеевск кызлары белән дә биредә ике тапкыр очрашырга туры килде. Бу уен үткәненә бер дә охшаш булмады! Хәлиткеч матчларда уеннар 20шәр минут дәвам итсә, бу юлы 10ар минутлык таймнар гына үткәрелде. Шуңа күрә төркемдә безнең кызларга күптәнге көндәшләрен җиңү өчен вакыт җитмәде - алар 12:15 исәбе белән оттырдылар.
Бу очрашуда Регина Гыйниятуллина үзен яхшы яктан күрсәтте. Актаныш баскетболчылары белән уйнаганда көндәшләр кәрҗиненә шактый тупны Светлана Молодова ташлады һәм уен 24:10 исәбе белән безнең файдага тәмамланды. Ә инде хуҗалар -Баулы спортчылары белән уйнаганда, безнең кызлар тренерлары күрсәтмәләрен төгәл үтәргә тырыштылар. Монда шулай ук Валерия Кирюшинаның да осталыгын билгеләп үтәргә кирәк. 15:12 исәбе белән җиңеп, безнең кызлар ярымфиналга чыктылар.
Ярымфиналда аларга башка төркемдәге җиңүче - Казан кызларын җиңүгә ирешкән Буа командасы белән очрашырга туры килде. Безнең кызлар уенны ышанычлы башладылар, башта әле алга да чыктылар, әмма көндәшләренә каршы тора алмыйча 12:15 исәбенә оттырдылар. Ә инде өченче урын бәйгедә Алексеевск кызларына, кем әйтмешли, баш күтәрергә дә ирек бирмичә 50:37 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Безнең команда данын, югарыда телгә алып үткән спортчылардан тыш, Дарья Устина, Дарья Бердникова, Анна Прохорова, Арина Баранова, Анна Спирина, Эльза Мөхәммәдова, Анастасия Пенькова якладылар, зона турнирына Татьяна Столярова да үзеннән күп өлеш кертте. Матчлар арасында үткән баскетбол осталыгы конкурсында Анна Спирина җиңде.
Әлеге турнир яшь баскетболчылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев