Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа спорт мәйданчыгы ачылды (ФОТО)

Полянка авылында «Спорт - безнең сәламәтлек» дигән спорт-уен мәйданчыгы ачылды.

Мәйданчыкны Россия Федерациясе Президенты гранты һәм социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыручы коммерциянеке булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия хисабына изге Феодор Болгарский хәйрия фонды төзеде. 
Проект авыл халкын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүне максат итеп куя. Мәйданчыкка теләсә кем йөри ала, моннан тыш, Полянка мәктәбе укучылары монда физкультура дәресләрен дә уздырачаклар.
Мәйданчык составына җәй көннәрендә - уеннар үткәрү һәм зарядка ясау, кышларын тимераякта шуу һәм хоккей уйнау өчен менә дигән урын булган футбол кыры, баскетбол боҗралары, өстәл теннисы, гимнастика снарядлары, урамда шөгыльләнү өчен тренажерлар керә. 
Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында Полянка авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина, районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов катнашты. Алар фонд җитәкчеләренә, төзүчеләргә шундый әйбәт бүләк хәзерләүләре өчен рәхмәт әйттеләр һәм мәйданчык беркайчан да буш тормас, дигән ышаныч белдерделәр. 
Мәйданчыкны ачып җибәргәннән соң балалар савыктыру-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов шәкертләренең - кекусинкай карате, Наталья Бердникова шәкертләренең гимнастика буенча күргәзмә чыгышлары булды. Аннары теләге булган һәр кеше ярышларда катнаша алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң актив спортчыларга медальләр һәм грамоталар тапшырдылар.
Яңа спорт мәйданчыгы ачылу – район өчен бик зур әһәмияткә ия булган вакыйга. Һәзер авыл халкына да буш вакытны файдалы итеп үткәрергә, сәламәтлекне ныгытырга, спорт буенча уңышларга ирешергә мөмкинлек тудырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев