Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Волейболчылар җиңүе

Федор Камаев җитәкчелегендә безнең команда "Татарстан - яңа гасыр" зона турнирында һәм "Кубок четырех" ярышларында җиңеп чыкты. Аксубайда "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәт призларына спортның бу төре буенча ветераннар арасында үткәрелә торган республика турнирының зона ярышларында, узган сезондагы кебек үк, безнең волейболчыларга тиңнәр табылмады. Федор Камаев, Сергей Парфенов, Сергей...

Федор Камаев җитәкчелегендә безнең команда "Татарстан - яңа гасыр" зона турнирында һәм "Кубок четырех" ярышларында җиңеп чыкты.
Аксубайда "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәт призларына спортның бу төре буенча ветераннар арасында үткәрелә торган республика турнирының зона ярышларында, узган сезондагы кебек үк, безнең волейболчыларга тиңнәр табылмады. Федор Камаев, Сергей Парфенов, Сергей Яшин, Владимир Дубровский, Сергей Филиппов, Дмитрий Ключников һәм Станислав Шинкаревтан торган команда ышанычлы рәвештә беренче урынны алып, турнирның финалына чыкты. Исегезгә төшерәбез, бер ел элек безнең ир-атлар Сабада үткән бу турнирның көмеш призеры булдылар. Моның өчен аларга Кубок һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Быел мактау пьедесталының тагын да югарырак баскычына күтәрелергә мөмкинлек бар.
Ә менә даими рәвештә Иске Майнада үткәрелә торган "Кубок четырех" традицион турнирында безнең ир-егетләр беренче тапкыр җиңделәр. Алар Чардаклы командасын - 2:0, Иске Майна командасын һәм Красный Гуляйдан тау-эшкәртү комбинаты командасын 2:1 исәбе белән оттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев