Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңышлы дебют

Яшүсмерләр арасында дзюдо буенча Россия беренчелегендә катнашкан Данила Вихлянский бу юлы да сынатмады. 48 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында ул өч очрашуда көндәшләрен җиңүгә иреште, бары тик икесендә генә, шул исәптән Россиянең булачак чемпионына оттырды. 7-8нче урыннарны гына бүлешергә туры килсә дә, моны әйбәт нәтиҗә дип әйтергә тулы нигез бар. Республика...

Яшүсмерләр арасында дзюдо буенча Россия беренчелегендә катнашкан Данила Вихлянский бу юлы да сынатмады.
48 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында ул өч очрашуда көндәшләрен җиңүгә иреште, бары тик икесендә генә, шул исәптән Россиянең булачак чемпионына оттырды. 7-8нче урыннарны гына бүлешергә туры килсә дә, моны әйбәт нәтиҗә дип әйтергә тулы нигез бар. Республика җыелма командасы составыннан мондый күрсәткечкә Даниладан кала тагын бер спортчы гына ирешә алды.
Халыкара ярышлар алдыннан Красноярск краеның Ачинск шәһәрендәге сайлап алу турнирында Мәскәү, Санкт-Петербург, Төньяк Кавказ һәм илнең башка регионнарыннан 650 гә якын иң яхшы спортчы катнашты.
Шунысын да әйтергә кирәк, ярышларда Данилага Россия җыелма командасы тренерлары да игътибар итте. Аны апрель аенда күнегүләр ясарга чакырырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: беренчелек