Спас районында пулялар белән ату ярышлары җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бәйге Ватанны саклаучылар көне һәм махсус хәрби операция башлануы көне уңаеннан үткәрелде.
Бүген район администрациясендә узган традицион дүшәмбе киңәшмәсендә пулялар белән ату ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Ярышлар атна дәвамында барды һәм Ватанны саклаучылар көне һәм махсус хәрби операция башлануы көненә багышланды.
Ату ярышларында район оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, авыл җирлекләреннән вәкилләр катнашты. Барлыгы ярышларда Спас районының 29 оешмасы һәм 12 авыл җирлеге вәкилләре катнашты.
Шәхси беренчелектә пистолеттан ату буенча беренче урынны Спас янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Юрий Юрков алды, икенче урынга “Ак Барс Банк”ның җирле бүлеге җитәкчесе Әлфинур Гатауллина, өченче урынга – Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова чыкты.
Командалар арасында исә винтовкадан ату буенча беренче урын Спас янгын-коткару гарнизонына, икенче урын – район башкарма комитетына, өченче урын – Ак Барс Банк командасына бирелде.
Шәхси беренчелектә винтовкадан ату буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савиновка тиңнәр булмады. Икенче урынны – Ак Барс Банк хезмәткәре Игорь Алексеев, өченче урынны – мәгариф бүлеге вәкиле Николай Сарычев алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев