Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спартакиаданың яңа лидеры

Программага кертелгән спорт төрләрендә җиңеп чыгып, узган шимбә көнне район үзәк хастаханәсе һәм МЧС берләшкән командасы шәһәр спартакиадасының гомуми зачетында беренче урынны алды.

Бу җиңүләргә район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов зур өлеш кертте. 90 килограммнан артык авырлык үлчәвендә ул 24 килограммлы герне башкалардан күбрәк - 71 тапкыр күтәрде. 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә герне 27 тапкыр күтәреп, шул ук команда вәкиле Владимир Ширыбыров җиңеп чыкты. Аларның тырышлыгы белән команда спортның бу төре буенча беренче урынны алды. Икенче урынга - муниципаль төзүчеләр, өченче урынга "Алексеевскдорстрой" хезмәткәрләре чыкты.
Составында Егор Самохвалов, Сергей Выжленков, Юрий Юрков, Сергей Баранов, Владимир Савельев һәм Илдус Габдрәшитов булган берләшкән команда аркан тарту ярышларында беренче урынны алды. Икенче урынга - юлчылар, өченче урынга муниципаль төзүчеләр ия булды.
Армрестлинг буенча ярышта хастаханә-МЧС берләшкән командасы өчен Зөлфия Гафурова, Гөлләр Яруллина, Сергей Демидов, Ришат Галиуллин һәм Сергей Елантьев чыгыш ясадылар. Алар гомуми зачетта җиңүче булдылар. Ә шәхси зачетта уңыш Елена Зотова ("Коммуналь челтәрләр"), Дмитрий Зайцев белән Нияз Гайфуллин (муниципаль төзүчеләр) һәм Гөлләр Яруллина белән Ришат Галиуллинга елмайды.
Табиблар һәм коткаручылар бу көнне иң көчлеләр генә түгел, иң төз атучылар да булып чыктылар. Елена белән Егор Самохваловлар, Елена Савельева һәм Юрий Пеньков дартс буенча башкалардан күбрәк - 134 очко җыйдылар. Тармак технологиясе техникумы вәкилләре спортның бу төре буенча - 122, "Алексеевскдорстрой" хезмәткәрләре 120 очко җыеп, икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Әлегә спартакиданың гомуми зачетында төзүчеләр - икенче, мәгариф бүлеге спортчылары өченче урында бара. Киләсе шимбәдә спорт сөючеләр өстәл теннисы һәм бадминтон буенча көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев