Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спартакиадалар тәмамланды, ә марафон дәвам итә

Узган шимбәдә "Олимп" спорт залы халык белән шыгрым тулы иде. Биредә авыл җирлегендә яшәүчеләр спартакиадасы кысаларында, куст ярышы призерлары арасында спортның берничә төре - волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, гер күтәрү, аркан тарту буенча көч сынаштылар. Моннан тыш, комплекс янындагы чаңгы трассасында чаңгы эстафетасы, ә район Мәдәният йортында шахмат һәм шашка...

Олег Пахомов.
"НЖ".
Финал ярышларында сигез җирлек командасы көч сынашты. Аларның барысы да бу бәйгегә ныклап хәзерләнгәннәр, оештыручылар вәгъдә иткән акчалата сертификатларны алу өчен көчләрен кызганмадылар. Шуңа күрә һәр төрдә киеренке көрәш барды. Приволжск чаңгычылары Елена белән Дмитрий Бурумовлар һәм Артем Главнов ярышлар башлануга ук көндәш-ләрен күпкә артта калдырып, алга ыргылдылар, ә спортның башка төрләрендә җиңү өчен киеренке көрәш барды.
Шашка уены буенча ярышларда беренче урынга Әҗмәрдән Фәрзәнә Сибгатуллина белән Рәшит Габдрахманов чыкты, шахмат буенча Полянкадан - Гөлсинә Сибгатуллина һәм Владимир Шевченко, бадминтон буенча Кузнечихадан - Ирина Борзихина, Анатолий Удалов һәм Александр Каштанов, аркан тарту буенча Аграмактан - Равил Галәветдинов, Сергей Черняев, Игорь Авдотин, Илнур Сәгыйров һәм Илназ Гыйниятуллинга тиңнәр булмады.
Никольскилылар ярышларның өч төрендә җиңеп чыктылар, ике төр буенча җиңүгә "Витязь" яшүсмерләр-яшьләр клубы остазы Анатолий Юрков үзеннән зур өлеш кертте. Теннис ярышында ул Валентина Авдонина һәм Сергей Иванов белән бергә җиңеп чыкты, гер күтәрүдә аның җитәкчлегендә шөгыльләнүче дүрт бала әтисе Александр Бурмистров җиңеп, куст ярышларында күрсәткән нәтиҗәсен күпкә узып китте (24 килограммлы герне 83 тапкыр күтәрде, куст ярышларында - 53 тапкыр). Составына Николай, Станислав һәм Андрей Тареевлар, Александр һәм Игорь Планиннар, Сергей Иванов, Евгений Тегулев һәм Виктор Панчугин кергән Никольск командасы волейбол ярышларында да ышанычлы җиңү яулады.
Үз җирлекләренең данын яклау өчен күп көч куйган башка спортчылар да мактауга лаек. Мәсәлән, Ким волейболчылары җиңеләбез дип торганда, җиңеп чыгарга көч таптылар. Соңгы өченче сетта алар башта Приволжск командасыннан 7:12 исәбе белән артта калсалар да, уен ахырында 15:12 исәбе белән җиңделәр, ә ярымфинал ярышларында Антоновка командасыннан 8:12 исәбе белән калышып, нәтиҗәдә 16:14 исәбе белән җиңеп чыктылар. Бары тик финалда гына аларны Никольск командасы узып китте. Бу уеннарда Антоновка волейболчылары да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
Соңгы ярышка кадәр Валентин Ашмарин җитәкчелегендә Полянка командасы теннис, волейбол, чаңгы ярышлары һәм шахмат буенча уңышлы чыгыш ясап, башка командалардан бер очкога алда бардылар. Шулай да аркан тарту буенча алар дүртенче урынны алды, Никольск командасы икенче нәтиҗә күрсәтеп, җиңеп чыкты. Приволжск һәм Аграмак командалары бертигез - 34 очко җыйганлыктан, өченче урын өчен көрәш бик киеренке барды. Өченче урын алучылары күп булганлыктан, Приволжск спорт сөючеләре нәтиҗәдә өченче урынга лаек дип табылдылар.
Призлы урыннар яулаган җирлек башлыклары Евгений Синицин, Николай Авдеев һәм Владимир Елистратовка район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев 150 мең сум,100 мең сум һәм 50 мең сумлык сертификатлар тапшырды. Спорт җиһазларын яңартканнан соң, бу командалар киләсе ел спартакиадасына тагын да яхшырак хәзерләнә алачак. Ә призерлар өчен ярышлар әле дә дәвам итә: тиздән учреждение белән оешма хезмәткәрләренең иң яхшы командалары арасында бәйгеләр үткәреләчәк. Шулай итеп, марафон дәвам итә.
Рәсемнәрдә: Кузнечиха бадминтончылары; аркан тарту буенча җиңеп чыккан Аграмак командасы; Александр Бурмистров; Анатолий Юрков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев