Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сәламәтлек–беренче урында

Традицион "Татарстан чаңгы юлы-2013" спорт бәйрәмендә безнең районның өч йөздән артык кешесе катнашты.

Олег ПАХОМОВ
«НЖ»
Бу спорт бәйрәме авылларда да ел саен популярлаша бара, анда торган саен кешеләр күбрәк катнаша башлады һәм шәһәрдәге кебек, анда да чаңгы юлына укучылар, пенсионерлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр, җитәкчеләр, гомумән, чаңгыны яраткан бөтен кеше чыкты.
Ләкин Болгардагы чаңгы юлында кеше аеруча күп булды. "Олимп" спорт комплексы янында чаңгычыларны теркәп тордылар, аларга старт та шуннан бирелде һәм финишка да монда килделәр. Көне дә нәкъ чаңгычылар өчен иде: аяз, салкынча һавада ярышуы да күңелле. Тамашачыларга һәм оештыручыларга күңелсезләнергә урын калмады, кайнар чәй һәм урамда пешкән тәмле шашлык күңелләрне күтәреп җибәрде.
Шунысы күңелле, ел саен даими катнашкан чаңгычыларга оешмалардан һәм предприятиеләрдән бу бәйрәмгә яңа кешеләр өстәлеп тора. Укучылар турында әйтеп тә торган юк. Тагын шунысы да бар, күпләр өчен ул гаилә бәйрәменә әйләнде. Чаңгы юлларына хәтта оныклары белән әбиләр дә чыккан иде.
Быел үз дистанциясен Луса Әхмәдышева барысыннан да тизрәк үтте. Ул ярышка быел да үзе генә чыкмаган, үткән елгы кебек, оныгы Әмирне алып чыккан. Ире Равил һәм сеңлесенең кызы Валентина Яковлева да призер булдылар.
Бурумовлар гаиләсе дә спорт белән бик дус. Элек чаңгы спорты белән шөгыльләнгән Елена һәм Дмитрий үз балаларын да спортка тарталар. Кызларына әле дүрт кенә яшь булса да, чаңгыга баскан, 500 метрлы дистанциядә әлегә әти-әнисе ярдәме белән көчен сынап карады. Ә менә уллары Егор 1000 метрлы дистанциядә чаңгы секциясенә бергә йөргән дусты Данил Корсаков белән беренче булып килде.
Чаңгы юлында ветераннар да аз түгел иде. Алар сәламәтлекне саклау өчен спорт белән шөгыльләнүдә яшьләргә үрнәк күрсәттеләр.
Мәсәлән, Фиркат Галимов, Ринат Шәехов һәм күп кенә башкалар үз дистанцияләрен уңышлы үттеләр. Ринат Шәехов Казанда пенсионерлар арасында үтәчәк чаңгы ярышларында катнашачак.
Сочи Олимпиадасына торган саен аз вакыт калып бара, шуңа күрә 2014 метрлы дистанция бик популяр булып чыкты. Бу дистанцияне үтү - күпмедер дәрәҗәдә алда торган Олимпия бәйрәмендә катнашу кебек булды. Ә җиңгән очракта - бу икеләтә бәйрәм. Шуңа күрә чаңгычылар аеруча зур тырышлык күрсәттеләр. Инде алдан әйтеп үтелгәннәрдән тыш, үз яшьтәшләре арасында Юлия Рунова (1нче мәктәп), Влада Постникова, Игорь Бондарев һәм Александр Шилов (2нче мәктәп), Александр Матвеев (Иж-Борискино), Раил Гыйләҗев (Антоновка), Андрей Солдатов (полиция бүлеге), Геннадий Гришин (шәхси эшмәкәр), Рәмзия Вәлитова (Вожи), Юлия Перегудова ("Ак Барс банк"), Светлана Архипова (Танкеевка), Александр Ермилин (мәгариф бүлеге) җиңүче дип табылды.
Чаңгы ярышлары тәмамлангач, барлык призерлар һәм үзләрен яхшы яктан күрсәткән чаңгычыларга дипломнар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды. Иң мөһиме - чаңгы ярышында катнашучыларның барысы да күтәренке күңел белән таралыштылар.
Рәсемнәрдә: старт бирелде; Бурумовлар гаиләсе; Андрей Солдатов һәм Ринат Шаехов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X