Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Район башлыгы призларына

    Киләсе якшәмбедә, 23 ноябрьдә, "Олимп" универсаль спорт залында карате кекусинкай (кумитэ - көрәшләр бүлегендә) буенча Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев призларына ачык турнир булачак. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Балтач, Лаеш, Әлки һәм башка районнардан килгән 10 яшьтән алып 15 яшькәчә спортчылар катнашачак. Бәйге сәгать 10да башлана. Анда безнең районнан...

    Киләсе якшәмбедә, 23 ноябрьдә, "Олимп" универсаль спорт залында карате кекусинкай (кумитэ - көрәшләр бүлегендә) буенча Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев призларына ачык турнир булачак.
    Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Балтач, Лаеш, Әлки һәм башка районнардан килгән 10 яшьтән алып 15 яшькәчә спортчылар катнашачак. Бәйге сәгать 10да башлана. Анда безнең районнан ун спортчы чыгыш ясаячак. Ә тәнәфесләрдә спортчыларның күрсәтмә чыгышлары булыр дип көтелә.
    Безнең команда тренеры Рәшит Зыятдинов сүзләренә караганда, турнир мавыктыргыч үтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: