Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Приволжскида картинг буенча ярышлар узды

Спортчылар ике яшь төркемендә көч сынашты.

Приволжск поселогында узган картинг буенча клуб ярышларында 12-16 һәм 16 яшьтән өлкәнрәк 15 спортчы катнашты. Ике яшь төркемендәге егетләрнең барысы да “Регата” балалар техник иҗаты станциясендәге Артем Главнов җитәкчелегендәге “Картинг” берләшмәсенә йөриләр. 

Узышларда һәр спортчы үз осталыгын күрсәтергә тырышты. Нәтиҗәдә 12-16 яшьлекләр арасында беренче урынны - Егор Елистратов, икенчене – Тимур Хәеров, өченче урынны Рафаэль Шәвәлиев алды. 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Руслан Закиров җиңеп чыкты, Станислав Тихонов белән Руслан Раджабов икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Реклама

«Спас районында картинг кебек спорт төренең яңаруын күрү сөендерә. Барлык егетләр менә дигән нәтиҗә күрсәттеләр, тәҗрибә туплау өчен дә әйбәт булды. Ни дисәң дә, ярышлар – иң яхшы тормыш мәктәбе», – диде Артём Главнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X