Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Никольскилылар җиңде

Волейбол буенча район беренчелегендә Никольск урта мәктәбенең кызлар командасы җиңеп чыкты. Ярышлар "Олимп" универсаль спорт залы базасында, 1996 елда һәм аннан соңрак елларда туган кызлар арасында үткәрелде. Беренчелектә җиде команда катнашып, алар җирәбә салу нәтиҗәләре буенча ике төркемгә бүленделәр. Беренче төркемгә - 1нче мәктәп, Кузнечиха, Никольск һәм Иж-Борискино спортчылары, ә...

Волейбол буенча район беренчелегендә Никольск урта мәктәбенең кызлар командасы җиңеп чыкты.
Ярышлар "Олимп" универсаль спорт залы базасында, 1996 елда һәм аннан соңрак елларда туган кызлар арасында үткәрелде. Беренчелектә җиде команда катнашып, алар җирәбә салу нәтиҗәләре буенча ике төркемгә бүленделәр. Беренче төркемгә - 1нче мәктәп, Кузнечиха, Никольск һәм Иж-Борискино спортчылары, ә икенче төркемгә 2нче мәктәп, Иске Рәҗәп һәм Антоновка командалары керде.
Финалда Никольск кызлары 2:0 исәбе белән икенче урынны алган Антоновка волейболчыларын җиңделәр. Ә өченче урын өчен барган көрәштә шәһәр урта мәктәпләре командалары очрашты. Кискен көрәштә ике очко өстенлек белән 1нче мәктәп командасы җиңде.
Беренчелекнең иң яхшы уенчысы дип Никольск командасыннан Надежда Абалымова табылды. Җиңүче командага - кубок, призёрларга - дипломнар, ә барлык уенчыларга грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол беренчелек