Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Никольскидан Максим Силютин: Актив тормыш рәвеше уңышларга ирешергә ярдәм итә

Максимны универсаль спортчы дисәң, бер дә ялгыш булмас. Штанга күтәрә, баскетбол, волейбол, теннис, бадминтон уйный, чаңгыда йөри, шахмат, бильярд уйный, воркаут, туризм һәм мылтыктан ату белән мавыга.

Нәрсә белән шөгыльләнсә дә, беренче булырга атлыга егет. Ике ел рәттән «Татарстан кроссы» ярышларында беренчелекне бирмәгән. Туризм буенча да аларның Никольск командасы иң алдынгы урында бара. Егет фикеренчә, уңышның нигезе – актив тормыш белән яшәү.

 

15 яшьтә – авыр атлет

«Тимер» күтәрү белән Максим кинәттән генә мавыгып китми. Кечкенәдән бик җитез булганга күрә, беренче класстан ук ярышларда катнаша башлый.

– Йөз метрга йөгерү, мәктәп кросслары, күңелле стартлар кебек команда бәйгеләрендә катнашу аңа бик ошый иде, – ди Максимның әнисе Рузалия Әнвәр кызы. – Шуннан бирле спорт белән мавыгып кына калмыйча, җәмәгать тормышында да актив катнаша.

Дүртенче класста Максим тренер Анатолий Юрков җитәкчелегендәге «Витязь» клубына йөреп, авыр атлетика белән мавыгып китә. Инде алтынчы ел рәттән бу шөгылен ташламый.

– Җиденче класста укыган чагында ук Татарстан Республикасы беренчелегендә 15 яшькә кадәргеләр арасында җиңеп, беренче яшүсмерләр разрядын алды, – дип сөйли егетнең уңышлары турында остазы Анатолий Владимирович. – Авыр атлетика белән шөгыльләнү Максимны ныгытып, спортның башка төрләренә дә хәзерләде. Мәсәлән, узган ел ул район җыелма командасы белән баскетбол буенча укучылар республика спартакиадасында чыгыш ясады. Йөгерешләрдә дә менә дигән нәтиҗәләр күрсәтә.

 

Бар да гаиләдән килә

Максим өчен әти-әнисе иң яхшы үрнәк булып тора. Икесе дә туган авылының җәмәгать тормышыннан, үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Алексей белән Рузалия Силютиннар Никольскидагы яңа йортларын да үзләре төзеп кергәннәр. Алексей – алтын куллы оста, балта эшен дә, эретеп ябыштыруны да үзе булдыра.

– Әтием күп нәрсәгә өйрәтте мине, – ди Максим үзе. – Хәзер менә электр боравы белән эшләргә өйрәндем, хәтта кирпеч тә сала беләм. Спортны гаиләдә барысы да ярата. Дәү әтием белән кичләрен еш кына шахмат уйныйбыз. Дәү әнием дә яшьрәк чакларында чаңгы ярышларында катнашып, алдынгы урыннарны алган.

Максим үзен спортның башка төрләрендә дә сынап караган инде. Хәзер, мәсәлән, воркаут белән шөгыльләнә. Моны икенче төрле урам гимнастикасы дип тә атарга була.

Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән яшьләр воркаутны яратырга өлгергән.

– Урамдагы турник һәм борысларда уйнап кулларын кызартып бетерде, – ди улы турында әнисе Рузалия. – Аның күнегүләрне ничек ясаганын карап торганым бар. Дөресен әйткәндә, куркыта, әллә ниләр уйлый башлыйсын. Максимның бассейнга да йөрисе килә. Кызганыч, әлегә барысына да өлгерә алмый.

– Спортның кайсы төрен күбрәк яратуымны төгәл әйтә алмыйм, – ди Максим. – Барысы да кызыктыра, ни дисәң дә физкультура кешенең характерын ныгыта, көчен арттыра, сәламәтлек өчен бик файдалы. Тормышта кирәге чыгар. Аеруча армиягә ныклап әзерләнеп барырга кирәк.

 

Бөтен малайларга да үрнәк

Бүген Максим алдындагы төп бурыч – тырышып уку. Яхшы билге, спортта ирешкән уңышлар кебек үк, зур әһәмияткә ия.

– Максим – безнең иң актив укучыларыбызның берсе, – ди класс җитәкчесе Надежда Деманкина. – Тере, хәрәкәтчән бала. Мәктәп бакчасында бик тырышып эшли, әле үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша, җаваплы булуы белән аерылып тора. Кирәк булса – җырлый, бии, сәхнәдә рольләр башкарганы да бар. Сабакташлары аннан үрнәк ала.

Бу уку елы Максим өчен аеруча киеренке һәм җаваплы – алда имтиханнар көтә. Ул химия белән географияне күбрәк ярата. Имтиханнарны да нәкъ менә шул фәннәрдән тапшырырга әзерләнә.

Максим Силютинның диплом, Мактау грамоталары һәм сертификатлары бик күп. Ул әле тагын мәктәпнең юнармиячеләр сафына да кергән. Чын патриот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев