Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Никитага тиңнәр булмады

Россия спорт мастерына кандидат, Болгардагы икенче урта мәктәп укучысы Никита Борюшкин Чабаксар шәһәрендә яшүсмерләр арасында самбо буенча үткәрелгән "Прерванный полет" Бөтенроссия турнирында беренче урынга лаек булды. Әлеге ярышлар Россия Герое, Бөтенроссия самбо федерациясенең попечительләр советы әгъзасы, генерал-полковник Геннадий Трошев истәлегенә багышланды. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң көчле спортчылар Россия беренчелегендә катнашу...

Россия спорт мастерына кандидат, Болгардагы икенче урта мәктәп укучысы Никита Борюшкин Чабаксар шәһәрендә яшүсмерләр арасында самбо буенча үткәрелгән "Прерванный полет" Бөтенроссия турнирында беренче урынга лаек булды.

Әлеге ярышлар Россия Герое, Бөтенроссия самбо федерациясенең попечительләр советы әгъзасы, генерал-полковник Геннадий Трошев истәлегенә багышланды. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң көчле спортчылар Россия беренчелегендә катнашу өчен сайлап алына.

Финалга чыгу өчен Никита Идел буе федераль округы чемпионы, Самарадан килгән Олег Красиков белән көрәште. Узган ел ул аңа оттырган иде. Быел исә нәтиҗәле алым кулланып, көндәшен бирелергә мәҗбүр итте.

Финалда Никита Рязань спортчысы Петр Святский белән очрашты. Турнир чемпионы исеменә лаек булу өчен Никитага нибары бер минут 10 секунд вакыт җитте. Ноябрь башларында үтәчәк Россия беренчелегендә катнашу хокукына Татарстан спортчылары арасыннан бары тик ул гына лаек булды.

Никитага диплом, медаль һәм истәлек бүләге -электрон китап тапшырылды. Тренер Владимир Борюшкин җитәкчелегендә ару-талуны белмичә шөгыльләнүче яшь спортчыга киләчәктә дә уңышлар телисе килә.

Рәсемдә: Никита Борюшкин (уңда) - мактаулы пъедесталда. Сулда - тренеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев