Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Никита – чемпион!

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Никита Борюшкин 1996-1998 елгы егетләр арасында дзюдо буенча республика беренчелегенә чираттагы тапкыр алтын медаль яулап, спортның бу төре буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы булды. Ярышлар Яр Чаллы шәһәрендә үтте. 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Никитага тиңнәр булмады. Барлык көрәшләрне югары дәрәҗәдә үткәргән һәм вакытыннан алда җиңгән...

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Никита Борюшкин 1996-1998 елгы егетләр арасында дзюдо буенча республика беренчелегенә чираттагы тапкыр алтын медаль яулап, спортның бу төре буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы булды.
Ярышлар Яр Чаллы шәһәрендә үтте. 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Никитага тиңнәр булмады. Барлык көрәшләрне югары дәрәҗәдә үткәргән һәм вакытыннан алда җиңгән өчен ул кубокка, медальгә һәм дипломга ия булды. Кимнан Татьяна Репьева 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә өченче булды. Алар икесе дә безнең республика өчен Дзержинск шәһәрендә 18-22 гыйнварда үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегенә чыгыш ясау хокукын алдылар.
Ярышларда Дмитрий Борюшкин да сынатмады. 66 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул өченче урын өчен көрәштә Россия чемпионы, Европа Кубогы призеры, спорт мастеры Вил Баһаветдиновтан җиңелде. Кимнан Виктория Лаврова һәм Никольскидан Анна Федонина 5-6 урыннарны алдылар.
Спортчыларыбызның уңышлы чыгышлары өчен Владимир Борюшкин Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә чыгыш ясаячак республика егетләр һәм кызлар җыелма командасының өлкән тренеры итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев