Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мәскәүдә икенче урынны алды

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин дзюдо буенча Мәскәүнең ачык беренчелегенә чыгыш ясап, икенче урынны алды. 100 килограммнан артык иң авыр үлчәү категориясендә ул үзенең көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Бу турнирның ярымфиналында ветераннар арасында Европа чемпионы булган, мәскәүле Владимир Соловьев белән көрәш аеруча мавыктыргыч үтте. Ул безнең көрәшчедән 20 килограммга...

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин дзюдо буенча Мәскәүнең ачык беренчелегенә чыгыш ясап, икенче урынны алды.
100 килограммнан артык иң авыр үлчәү категориясендә ул үзенең көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Бу турнирның ярымфиналында ветераннар арасында Европа чемпионы булган, мәскәүле Владимир Соловьев белән көрәш аеруча мавыктыргыч үтте. Ул безнең көрәшчедән 20 килограммга авыррак һәм 20 сантиметрга биегрәк була, ярыш буена ул "юку" алымын гына кулланып көрәшә. Ләкин безнең якташыбыз үзендә көч табып, "вазари" алымын куллана, ә аннары аны "буа". Көрәшнең бу алымы белгечләр тарафыннан турнирның иң кызыклы алымы дип табыла һәм югары бәяләнә.
Ни кызганыч, безнең көрәшче финалга тулысынча көч җыя алмады һәм очколар буенча ветераннар арасында дөнья чемпионына оттырды.
Рәсемдә: мактаулы пьедесталда.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дзюдо беренчелек

2
X