Спорт
Мәктәп спартакиадасы кысаларында
Күптән түгел Рабига күле буенда 6-8 класс укучылары арасында чаңгы узышлары буенча беренче ТР укучылар спартакиадасының зона ярышлары үтте.
Кама аръягы зонасыннан тугыз район вәкилләре өч дистанциядә көч сынашты: кызлар - бер километр, егетләр километр ярым дистанциядә узышканнан соң, эстафетада иң җитезләр билгеләнде. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң көчле команда спартакиаданың...
Күптән түгел Рабига күле буенда 6-8 класс укучылары арасында чаңгы узышлары буенча беренче ТР укучылар спартакиадасының зона ярышлары үтте.
Кама аръягы зонасыннан тугыз район вәкилләре өч дистанциядә көч сынашты: кызлар - бер километр, егетләр километр ярым дистанциядә узышканнан соң, эстафетада иң җитезләр билгеләнде. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң көчле команда спартакиаданың 1-2 мартта үтәчәк финалына чыкты.
Турнирда эстафета һәм уртак зачет буенча егетләр арасында Аксубай районының Иске Ибрай урта мәктәбе чаңгычылары җиңде. Кызлар арасында беренче урынны Алексеевск районының Большая Поляна мәктәбе укучысы алды, ә команда нәтиҗәдә көмеш медальгә лаек булды. Уртак команда зачетында өченче урын Нурлат районының Иске Чаллы мәктәбе укучыларына бирелде.
Безнең район өчен спартакиаданың муниципаль этабында җиңеп чыккан беренче урта мәктәп командасы чаңгычылары чыгыш ясады. Данил Корсаков һәм Максим Алексеевның уңышлы чыгышы безнең командага гомуми зачетта алтынчы урынны алырга мөмкинлек бирде.
Тиздән безнең зонаның иң көчле командасы исеме өчен көч сынашуга хоккейчылар китәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев