Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

“Мини-футболны – мәктәпкә”

Шушы исем астында Гомумроссия проекты кысаларында, "Олимп" спорт залында үткәрелгән зона ярышларында 2нче мәктәп егетләреннән һәм кызларыннан торган безнең команда уңышлы чыгыш ясады. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре тырышлыгы белән бу чара чын бәйрәмгә әверелде.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Дәресләр һәм өйгә бирелгән эшләр күп вакытны ала торган заманда укучыга акыл эшчәнлеге белән күп шөгыльләнергә туры килә, ә актив хәрәкәткә вакыт бик аз кала. Мондый шартларда физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештыру зур роль уйный. Монда гади һәм күп чыгымнар таләп итмәгән мини-футбол балалар һәм яшүсмерләрнең яраткан уены булып санала. "Мини-футболны - мәктәпкә" дигән Бөтенроссия проекты юкка гына егетләрнең генә түгел, кызларның да күңелен яуламады, спортның бу төре буенча ярышлар бик күп катнашучы һәм тамашачыны җыя.
Татарстанда быел республиканың 440 мәктәбеннән бу проектка 1997-1998 елларда туган дүрт мең ярым укучы җәлеп ителгән. Республиканың алты шәһәрендә (Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Болгар) зона ярышлары үтеп, анда муниципаль этапларда җиңеп чыккан командалар катнашты. Мини-футбол яшьләр арасында зур популярлык казанды, безнең шәһәр дә бу исемлеккә кертелде. Моннан тыш, бездәге барлык тиешле таләпләргә җавап биргән "Олимп" универсаль спорт залы спортны үстерүдә зур роль уйный.
Быел катнашырга гариза биргән командалар, былтыргы 431 команда белән чагыштырганда, бераз артыграк, дип хәбәр итте проект кураторы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Жанна Соркина. Республика финал этабының кайда үтәчәге әлегә билгеле түгел. Ләкин ул Казанда үтмәячәк. Өстенлек мини-футбол зур популярлык яулаган районнарга бирелә.
Турнирны үткәрү өчен безнең районга ТР Футбол федерациясенең мини-футбол буенча комитет рәисе Сергей Рожков, Россия мини-футбол Ассоциациясе судьясы Михаил Небогатиков һәм Республика мәктәптән тыш эшләү үзәге методисты Тимур Гаязов килгән иде. Бу юлы җиңүче хокукын алу өчен егетләрдән торган- тугыз һәм кызлардан торган алты команда ярышты. Кунакларны һәм спортчыларны район башлыгы Камил Нугаев җылы сәламләде.
Турнир тамашачыларга да, анда катнашучыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте. Футбол буенча бай тәҗрибәгә ия булган егетләребезнең уңышлы чыгыш ясауларына ышанган булсак, кызлар да сынатмадылар. Аларның тренеры Глеб Постников кыска гына вакыт эчендә спортчылардан бердәм, нык коллектив оештыра алды.
Егетләр командасы өчәр командадан торган өч төркемгә бүленде. Алдагы этапта безнең команда Аксубай лицеен җиңеп (4:1), Чирмешән командасы белән уенны тигез исәпкә тәмамладылар. Аннары ярымфиналда алар 3:0 исәбе белән Әлки командасын отып, финалда Чистай гимназиясен җиңделәр. Матч 1:1 исәбе белән тәмамланса да, безнең команда пенальтины яхшырак кертеп, турнирда җиңеп чыктылар һәм финал уеннарында катнашу хокукына ия булды. Команда өчен Александр Изосимов, Андрей Пашагин, Герман Гребнев, Александр Савинов, Раил Хәйдәров, Айдар Әхмәтсафин, Иван Дукашов, Данила Вихлянский һәм Руслан Гыйбадуллин чыгыш ясады.
Кызларга бераз кыенгарак туры килде. Алар беренче уенда ук Аксубай лицееның былтыр мәктәп команадалары арасында республика чемпионы булган командага оттырдылар (1:3). Тик шулай да Чирмешән командасы белән уенны тигез исәпкә (0:0) тәмамлап, ярымфиналда Түбән Кама командасын җиңделәр һәм финалга барып җиттеләр. Ярымфинал уены тигез исәп белән тәмамланса да, кызлар пенальтида уңышлырак чыгыш ясадылар.
Беренче урын өчен ярышларда аларга тагын Аксубай командасы белән көч сынашырга туры килде. Көрәш бик киеренке барса да, тәҗрибәне күбрәк туплаган көндәшләре 2:1 исәбе белән җиңеп чыктылар. Шулай да мини-футбол белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган кызларыбыз өчен икенче урынны да зур уңыш дияргә була. Дарья Бердникова, Татьяна Столярова, Арина Баранова, Дарья Устина, Анастасия Пенькова, Анна Спирина, Анастасия Наумова, Ангелина Зәйнуллина һәм Светлана Молодова турнир призеры булдылар.
Ә яшүсмерләр командасы Гомумроссия проектының республика этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев