Спорт

Өлгерләр көч сынашты

1998-2001 елда туган укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелегенә куст ярышлары тәмамланды. Анда районның ун мәктәбеннән уналты команда катнашты. Турнирны балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге оештырды. Ярышлар ике төркемдә - "Олимп" универсаль спорт залында һәм Иске Рәҗәп урта мәктәп базасында үткәрелде. "Олимп"та егетләр арасында призлы урыннарны - 2нче мәктәп, кадет һәм...

1998-2001 елда туган укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелегенә куст ярышлары тәмамланды.
Анда районның ун мәктәбеннән уналты команда катнашты. Турнирны балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге оештырды.
Ярышлар ике төркемдә - "Олимп" универсаль спорт залында һәм Иске Рәҗәп урта мәктәп базасында үткәрелде. "Олимп"та егетләр арасында призлы урыннарны - 2нче мәктәп, кадет һәм Өчкүл мәктәбе командалары, кызлар арасында беренче һәм икенче урта мәктәп командалары алды. Икенче төркемдә егетләр арасында - Никольск, Иске Рәҗәп һәм Ким укучылары, кызлар арасында Ким, Иске Рәҗәп һәм Кузнечиха баскетболчылары алды.
Тиздән финал уеннары булачак, биредә һәр төркемнән икешәр иң яхшы команда катнашырга тиеш.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев