Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр бер дә сынатмый

Ренат Шәрипов шәкертләре Киров шәһәрендә Россия Герое Эдуард Камалиев истәлегенә үткәрелгән армия кул көрәше буенча традицион бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясадылар. Спортчыларга бүләкләр тапшырылды, ә тренер Мәскәүнең "Ватан уллары" ("Сыны России") үзәгенең "Патриотик тәрбия бирү өчен" медаленә һәм команданың яхшы хәзерлеге өчен грамотага лаек булды.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Узган елда алар шул ук ярышларда командалар буенча беренче урынны алганнар иде. Турнир бу вакыт эчендә абруй казанып, анда катнашучылар саны артканга күрә, былтыргы уңышны кабатлау быел катлаулы булды. Бу юлы Кировка Россиянең егерме төбәгеннән ике йөзгә якын көрәшче килгән иде. Көндәшләрнең бик көчле булуына карамастан, безнең егетләребез үзләренең осталыкларын күрсәтеп, нәтиҗәдә призёрлар исемлегенә керделәр.
Үз авырлык үлчәүләрендә һәм яшь төркемнәрендә Марат Әхмәтвәлиев (70 килограммга кадәр, 16-17 яшь), Павел Сергеев (85 килограммнан артык, 16-17 яшь) һәм Әмир Вәлиев (58 килограммнан артык, 12-13 яшь) икенче урыннарны алдылар. Игорь Емельяновский (75 килограммга кадәр, 16-17 яшь) өченче булды, ә аның чирек финалда Калугадан килгән көндәше белән көрәше турнирда иң яхшылардан берсе дип бәяләнде. Егетләргә медальләр, грамоталар, истәлек вымпеллары тапшырылды. Моннан тыш, алар һәм дүртенче урынны алучы Александр Еланин (65 килограммга кадәр, 16-17 яшь) Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен республика җыелма команда составына кертелделәр.
Бу турнир Чечняда һәлак булучы Рязань һава-десант училищесы курсанты, Россия Герое Эдуард Камалиев истәлегенә багышланды. Ярышның оештыручысы булган "Эдельвейс" спорт-патриотик үзәге җитәкчесе Владимир Лукоянов инде өч дистә елга якын егетләрне армия хезмәтенә әзерләү эше белән шөгыльләнә. Аның шәкертләре арасында бар кешегә билгеле булган "Альфа" группасы, "диңгез мәчеләре" ("морские котики") подразделениесе сугышчылары, кайнар нокталарда барган бәрелешләрдә катнашучылар бар. Аларның күбесе туган якларына кайткач, үсеп килүче буын белән тәҗрибә уртаклашалар.
Турнир кунаклары безнең көрәшчеләрнең яхшы хәзерлеген һәм тренер Ренат Шәриповның осталыгын билгеләп үттеләр. Быел алар инде Ульяновск десант-штурм бригадасының хәрби җыеннарында катнаштылар, киләсе елда Новороссийск шәһәрендә "диңгез мәчеләре" сугышчылары белән танышу планлаштырыла.
Егетләр башка бәйгеләрдә дә уңышларга ирешәләр. Мәсәлән, күптән түгел Александр Еланин Видное шәһәрендә үткән бөтенроссия турнирында дүртенче урынны алды. Советлар Союзы Герое Борис Громов истәлегенә үткәрелгән ярышларда Мөхәммәт Минсәгыйров та дүртенче урынга чыкты. Александр белән Мөхәммәт, шулай ук Артём Перов инде спорт мастерына кандидат нормативларын тапшырганнар.
Рәсемдә: безенең көрәшчеләр бүләкләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев