Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Команда сынатмады

Дзюдо буенча республика беренчелегеннән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Владимир Борюшкин кул астында шөгыльләнүче спортчылар унҗиде медаль алып кайттылар.

Күптән түгел шәхси ярышлар гына үткәрелсә дә, Россия дзюдо федерациясенең инициативасы буенча спортның бу төрен популярлаштыру һәм спортчыларның осталык дәрәҗәсен күтәрү максатында команда ярышлары үткәрелә башлады. Мондый турнирда беренче тапкыр гына катнашсалар да, безнең команда сынатмады. Ике категориядә дә (12 һәм 14 яшькә кадәр) алар өченче урынга чыктылар. Аларның көндәшләре республиканың иң яхшы балалар-яшүсмерләр, шул исәптән Олимпия резервын хәзерләүче мәктәп спортчылары булганга күрә, бу бик яхшы нәтиҗә.
Безнең Тимур Бабинец, Данила Кузьмичёв, Марат Сибгатуллин, Сергей Козлов, Илья Морюхов, Егор Шевченко, Вадим Пронин һәм Игорь Мулиновтан торган өлкән команда Казанның "Батыр" клубыннан көндәшләрен җиңеп (5:3 хисабы белән), финал ярышларында гына көндәшләренә оттырдылар. Кече яшьтәге командага авыррак туры килде. Призлы урын өчен көрәштә алар башта Яр Чаллы командасына оттырсалар да, аннары Данила Храмов хисапны тигезләде, ә Никита Никифоров команданы алга чыгарды. Родион Виноградов, Максим Зуйков, Марат Усманов, Кирилл Борюшкин һәм Всеволод Карпушин да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
Кызлар иң көчле спортчыны шәхси ярышларда сайладылар. Безнең спортчылар да медальсез калмады. Аеруча Полянка кызлары үзләрен оста көрәшче итеп күрсәттеләр: Русалина Хәйруллина 46 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә - икенче, Арина Филюшина 48 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә өченче урынны алды.
Рәсемдә: район командасы - беренчелек призёры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев