Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Көмеш медаль алдылар

Шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең яшь футболчылары 2008-2009 елларда туган укучылар арасында “Мини футболны – мәктәпкә!” проектының Бөтенроссия ярышлары төбәк финалында мактаулы икенче урынга лаек булды.

Казандагы 79нчы лицейның спорт залында узган финал ярышларында алар уенның беренче минутларыннан ук матч хуҗаларына караганда ышанычлырак уйнады, әмма бер туп та кертә алмадылар. Уен 0:0 исәбенә тәмамланды. Аннары, Яр Чаллы мәктәбе укучылары белән узган хәлиткеч уенда Екатерина Семенова керткән туп исәбенә алга чыктылар. Кызганыч, уен тәмамланырга дүрт минут калып барганда, башта бер, аннары икенче тупны керттерделәр.
Нәтиҗәдә, өстәмә белем бирү педагогы Валерий Бердников җитәкчелегендә шөгыльләнүче Екатерина Семенова, Ксения Платова, Василиса Рожкова, Камилә Рамазанова, Радалина Тегулева һәм Вероника Шеронова көмеш медальләр белән бүләкләнде, аларга шулай ук кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев