Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көчлеләр җиңү яулый

Узган җомгада авыл спортчыларының район спартакиадасына старт бирелде.

Олег ПАХОМОВ
Ярышлар бер үк көнне өч торак пунктта үтте һәм иң яхшы тугыз команда сайлап алынды. Соңыннан аларга финалда көч сынашырга туры киләчәк.
Шунысын әйтергә кирәк, район спартакиадасы кысаларындагы бәйгеләр ел саен кызыклырак үтә башлады. Бәлки моңа ярышларны оештыручыларның призерларга 150, 100 һәм 50 мең сум күләмендә сертификат тапшыру турында чыгарган карары да үзенә күрә бер этәргеч биргәндер. Призлар быел да тапшырылырга тиеш.
Аеруча "Олимп" спорт комплексында узган ярышлар киеренке булды. Биредә биш команда арасыннан өчесе узган елгы спартакиадада төп призга ия булган иде. Спортның сигез төре буенча шәһәргә якын урнашкан биш торак пункт вәкилләре чыгыш ясадылар. Никольск, Полянка һәм Приволжск авылларының спорт сөючеләре спартакиаданың финал өлешендә җиңү тәҗрибәсен шактый тупларга өлгергәннәр. Быел да уңышлы чыгыш ясау өмете белән килгәннәр.
Аларның өметләре акланды. Никольскилылар, мәсәлән, үзләрен тагын бер кат көчле команда итеп таныта алды. Алар программаның алты төрендә әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. "Витязь" яшүсмерләр - яшьләр клубы тренеры Анатолий Юрков шәкерте Олег Борисовның чыгышы күпләрне сокландырды. Бу укучы герне 91 мәртәбә күтәреп, барысыннан да уздырды. Анатолий Владимировичның тагын ике шәкерте - Артем Галимов белән Анна Колесова өстәл теннисында беренче урынны алдылар. Волейболчылар Андрей Тареев, Александр һәм Игорь Планиннар, Сергей Иванов, Евгений Тегулев, Виктор Панчугин, Александр Кафаров һәм Артем Филимонов та сынатмадылар. Бадминтонда - Евгений Синицин, Артем Галимов белән Любовь Малышкина, шашкада Светлана Борюшкина һәм Дамир Әхмәтов җиңүгә ирештеләр.
Тик менә Никольск спортчылары чаңгы эстафетасында Приволжскидан Елена һәм Дмитрий Бурумовларга һәм Дмитрий Хисмәтуллинга, шахматта исә Полянкадан Гөлсинә Сибгатуллина белән Владимир Шевченкога оттырдылар. Икенче урын өчен көрәштә бәхет Приволжск спортчыларына елмайды - гомуми исәп буенча көндәшләрен ике очкога артта калдырдылар. Нәтиҗәдә әлеге ике команда спартакиаданың мартта узачак финалына чыкты.
Башка командаларның вәкилләре дә сынатмаска тырышты. Гер күтәрүдә, мәсәлән, Өчкүлдән Дмитрий Шеронов иң көчле дип табылды, аның якташлары Екатерина Гришина, Алмаз Акҗегетов һәм Айрат Хәйруллин чаңгыда ярышында өченче урынны алдылар. Красная Слобода спортчыларының чыгышлары да игътибарга лаек. Киләчәктә аларның зуррак нәтиҗәләргә ирешәчәгенә шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев