Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иптәшләре алдында ант иттеләр

Алдан хәбәр ителгәнчә, узган җомгада "Олимп" универсаль спорт залында спорт учреждениеләрендә ачык ишекләр көне кысаларында, халык алдында дзюдочылар чыгыш ясадылар. Чара башланыр алдыннан җыелган тамашачыларга, ә кунаклар арасында район җитәкчелеге вәкилләре, шәһәр мәктәбе директорлары, шәһәр мәктәпләре һәм тармак технологияләре техникумы укучылары бар иде, секцияләрнең эше, спорт мәктәбендә тәрбияләнеп, төрле дәрәҗәдәге...

Алдан хәбәр ителгәнчә, узган җомгада "Олимп" универсаль спорт залында спорт учреждениеләрендә ачык ишекләр көне кысаларында, халык алдында дзюдочылар чыгыш ясадылар.

Чара башланыр алдыннан җыелган тамашачыларга, ә кунаклар арасында район җитәкчелеге вәкилләре, шәһәр мәктәбе директорлары, шәһәр мәктәпләре һәм тармак технологияләре техникумы укучылары бар иде, секцияләрнең эше, спорт мәктәбендә тәрбияләнеп, төрле дәрәҗәдәге ярышларда зур уңышларга ирешкән, шулай ук спорт өлкәсендә әле беренче адымнарын гына ясаган спортчылар турында видеоролик күрсәтелде.

Спортчылар парадын район башлыгы Камил Нугаев кабул итте. Үзенең сәламләү сүзендә ул югары уңышларга ирешеп, районыбыз данын еракларга таратулары өчен спортчыларга рәхмәт белдереп, физкультура һәм спорт белән активрак шөгыльләнергә чакырды.

Реклама

Өйрәтү-тренировка күнегүләрен тренер, спорт мастеры Владимир Борюшкин үткәрде. Разминка барышында тамашачыларны дзюдоның барлыкка килү тарихы, спортның бу төре Россиядә нинди үсеш алуы белән таныштырып үттеләр. Аннары яшь дзюдочылар тамашачыларга дзюдо көрәшенең төрле алымнарын күрсәттеләр.

Чараның иң истә кала торган мизгеле - тренер-укытучы Владимир Борюшкин тарафыннан үткәрелгән мастер-класс булгандыр. Анда район башлыгының да катнашырга теләк белдерүен барысы да хуплап кабул итте. Мастер-класс тәмамлангач, Камил Әсгать улына көрәшче кимоносы бүләк иттеләр.

Чара барышында дзюдо белән яңа гына шөгыльләнә башлаган көрәшчеләр иптәшләре алдында ант бирделәр. Бу тантананы дзюдо секциясенә язылган һәр спортчы үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев