Татарстанның "Сәламәтлек" IX авыл спартакиадасы республика турнирының призеры булу өчен безнең район кызлар командасына аз гына очко җитмәде.
Алексеевскида үткән бу ярышларда республиканың иң яхшы ун авыл командасы катнашты. Безнең спортчылар "Б" башлангыч төркемгә эләктеләр, Яшел Үзән һәм Лаеш командаларын җиңеп, Алексеевск командасына оттырдылар һәм киләсе этапка чыктылар. Хәлиткеч уеннарда...
Татарстанның "Сәламәтлек" IX авыл спартакиадасы республика турнирының призеры булу өчен безнең район кызлар командасына аз гына очко җитмәде.
Алексеевскида үткән бу ярышларда республиканың иң яхшы ун авыл командасы катнашты. Безнең спортчылар "Б" башлангыч төркемгә эләктеләр, Яшел Үзән һәм Лаеш командаларын җиңеп, Алексеевск командасына оттырдылар һәм киләсе этапка чыктылар. Хәлиткеч уеннарда безнең баскетболчылар Арча командасын җиңделәр, тик Кукмара спортчыларына оттырдылар, ә өченче урын өчен барган көрәштә Буа командасыннан ике генә очкога калыштылар (38:40).
Безнең кызларның командага шактый очко китерүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Дарья Егорова, Екатерина Никитина, Анна Колесова, Елена Морюхова, Дарья Кароннова, Евгения Ермилина, Валентина Яковлева, Эльза Мөхәммәтова һәм Регина Акимбетова үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
Спартакиада программасына шулай ук чаңгы ярышлары, волейбол, өстәл теннисы, шахмат, шашка, бадминтон һәм спортның башка төрләре буенча ярышлар да кертелде. Базарлы Матакта мини-футбол бәйгесе үтте, анда безнең команда тугызынчы урынга чыкты. Озакламый Арчада егетләр арасында баскетбол ярышлары үтәчәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев