Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң җаваплы ярышларда катнаша

Узган ел чаңгы ярышларында яшүсмерләр арасында ике тапкыр ил чемпионы булган Россия Федерациясе спорт мастеры Виктор Ермилин әле дә югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашуын дәвам итә.

Быел Викторга төрле халыкара ярышларда катнашып, зур тәҗрибә туплаган ил чаңгычылары белән көч сынашырга туры килде. Шулай да балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власовның шәкерте алар белән бертигез дәрәҗәдә чыгыш ясый. Сыктывкар шәһәрендә Россия Кубогына зурлар арасында уздырылган классик спринтта иң көчле чаңгычыларны да артта калдырып бронза медальгә лаек булды. Ә бит чаңгычылар арасында спринтта көндәшлек аеруча зур, халыкара ярышларда да илебез спортчылары әлеге төрдә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Күптән түгел генә дөнья чемпионатында Никита Крюков белән Алексей Петуховның җиңүе моны тагын бер кат раслый.
Виктор Зәй шәһәрендә Россия беренчелегенә яшьләр арасында үткән бәйгедә дә сынатмады. Эстафетада республика җыелма командасы составында аңа иң җаваплы этап - беренче этапта узышырга туры килде. Ул көндәшләренең барысын да артта калдырды, ә команда исә бронза медальгә лаек булды.
Казан Федераль университетының физкультура, спорт һәм сәламәтләндерү медицинасы факультетының өченче курсында белем алучы егет шул ук трассада Россия студентлары беренчелегенә уздырылган ярышларда катнашты. Классик спринт алымы белән чыгыш ясап, Виктор икенче урынны алды. Башка студент дуслары да сер бирмәде. Шуңа күрә КФУның иң яхшы нәтиҗәгә ирешүе бер дә гаҗәп түгел.
Бу араларда Виктор Ермилин республикада иң яхшы тренерларның берсе саналган Сергей Мамкин җитәкчелегендә җаваплы ярышларга әзерләнә. Озакламый 50 чакрымлы Казан марафонында катнашырга җыена. Аннары аны Мончегорск шәһәрендә Россия беренчелегенә 70 чакрымга узачак марафон көтә. Елына ун ай дәвам иткән туктаусыз күнегүләр, төрле җыеннар спортчының күп көчен һәм вакытын ала. Әмма ул зарланмый. Зур спортта әйбәт нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышлыгыңны кызганмаска кирәк. Виктор да бер-бер артлы җиңүләр яулап моны раслый.
Рәсемдә: Виктор Ермилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев