Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Физкультура һәм спорт хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

​​​​​​​“Олимп” спорт мәктәбендә Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Район башлыгы Камил Нугаев һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов физкультура һәм спорт тармагында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәм белән котладылар, аларга яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләделәр. Аннары тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар.

“Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеш өчен” мактаулы билге белән бүләкләнделәр:

Сәгыйров Илнур Мингариф улы, “Олимп” спорт мәктәбе, “Дулкын” йөзү бассейны директоры;

Кузнецов Юрий Евгеньевич – балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры.

“Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе белән — Павликова Анастасия Николаевна – район башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белгече;

Молчанова Светлана Евгеньевна, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Зыятдинов Рәшит Зәйнетдин улы, Бердников Валерий Владимирович, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары;

Ирдинкин Геннадий Георгиевич – “Олимп” спорт мәктәбе филиалының “Дулкын” йөзү бассейнында йөзү буенча тренер.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Мактау грамотасы белән –

Рябов Василий Васильевич, Кузьмин Алексей Евгеньевич, “Олимп” спорт мәктәбе “Дулкын” йөзү бассейны филиалының йөзү буенча тренерлары;

Золина Елена Ивановна, “Олимп” спорт мәктәбенең физкультура-спорт оешмасы инструктор-методисты;

Гайсина Айгөл Илшат кызы, “Олимп” спорт мәктәбе “Дулкын” йөзү бассейны филиалы инструктор-методисты;

Кузьмин Сергей Владимирович, “Олимп” спорт мәктәбе филиалы, “Дулкын” йөзү бассейны директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары;

Постников Глеб Владимирович, “Олимп” спорт мәктәбенең йөзү һәм футбол буенча тренеры.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән –

Антохин Александр Викторович, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;

Лисюк Олег Олегович, гер спорты буенча тренер, Сәгыйров Ришат Илнур улы, “Олимп” спорт мәктәбенең билбау көрәше һәм самбо буенча тренеры;

Никитин Александр Владимирович, “Олимп” спорт мәктәбе филиалы, “Дулкын” йөзү бассейнының йөзү буенча тренеры.

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән – Гыйматдинов Шәфкат Хәйретдин улы, баш инженер, Галиуллина Әлфинә Алимбек кызы, “Олимп” спорт мәктәбе җыештыручысы;

Илларионова Надежда Петровна, Мельникова Галина Сергеевна, “Олимп” спорт мәктәбе, “Дулкын” йөзү бассейны җыештыручылары;

Балакирев Василий Дмитриевич, Шәфигуллин Равил Әсхәдулла улы, Новиков Олег Васильевич, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары;

Никитин Владимир Геннадьевич, Офицеров Яков Александрович, каравылчылар, Макарова Людмила Геннадьевна, “Витязь” яшүсмерләр-яшьләр спорт клубының шәфкать туташы.

Татарстан Республикасының “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” төбәкара җәмәгать оешмасының Рәхмәт хатлары белән – Гомәрова Екатерина Евгеньевна, “Олимп” спорт мәктәбенең спорт инструкторы;

Кузовкин Максим Николаевич, Болгардагы 1нче урта мәктәпнең физкультура укытучысы;

Шәмсетдинов Фаил Имаметдин улы, Антоновка урта мәктәбенең физкультура укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев