"Олимп" спорт комлексында мәктәп командалары арасында иң яхшы физик хәзерлекне билгеләү буенча беренче республика конкурсы оешкан төстә һәм мавыктыргыч үтте. Конкурста шәһәрнең 2нче урта мәктәп командасы беренче урынны алды. Барлыгы бу ярышларда республиканың 37 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән егетләр һәм кызлар катнашты.
Олег Пахомов
Конкурсны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге төп белгече Жанна Сорокина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина ачты. Алар мондый ярышларның укучылар өчен файдалы булуын билгеләп үттеләр һәм киләчәктә бу егетләр һәм кызлар тагын да ныклап шөгыльләнсәләр, иң җаваплы ярышларда катнаша алачакларын әйттеләр.
Ярышта катнашучылар спортның биш төре: граната ыргыту, мылтыктан ату, озынлыкка сикерү, 60 метрга йөгерү, биек һәм тәбәнәк турникта күтәрелү буенча көч сынаштылар. Көн начар булганлыктан, чаңгы ярышы гына булмый калды. "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илнур Сәгыйров, моңа кадәр бер көн эчендә бу кадәр күп ярышлар үткәрергә туры килгәне юк иде, дип билгеләп үтте. Судьялар гына да 25 кеше булган. Шулай ук спорт белән шөгыльләнгән укучылардан торган волонтерлар зур ярдәм иткән.
Безнең команда өчен шәһәрнең 2нче урта мәктәбеннән Татьяна Столярова, Светлана Молодова, Данила Вихлянский, Ришат Сәгыйров һәм Артем Елатиннар чыгыш ясады. Алар республика конкурсының муниципаль этабында җиңеп чыкканнар, бу ярышларның финал өлешендә дә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Данила перекладинада 30 тапкыр күтәрелде һәм пневматик мылтыктан ату буенча 23 очко җыеп, өченче булды. Ришат гранатаны 45,5 метрга ыргытып, җиңүчедән азга гына калышты. Артем да Данила белән бергә ату ярышларында өченче урынны алды. Ярышларның башка төрләрендә дә егетләр уңышлы чыгыш ясадылар.
Кызлар да алардан калышмады. Татьяна һәм Светлана 25 һәм 24 очко җыеп, ату ярышларында өченче һәм дүртенче урынга чыктылар. Тәбәнәк перекладинада 28 тапкыр тартылып, Татьяна спортның бу программасында өченче урынны алды. 60 метрга йөгерүдә ул - бишенче, ә Светлана өченче урынгы чыкты.
Бу уңышлар команданың җиңүенә ярдәм итте. Икенче урынны - Түбән Кама районы 10нчы урта мәктәп укучылары, өченче урынны Кайбыч районы Федоровка урта мәктәбе укучылары алды.
Әлеге конкурс республикада Советлар Союзы чорында киң таралган ГТО (хезмәткә һәм оборонага әзер бул) нормаларын тапшыру хәрәкәтен яңартуга этәргеч бирергә мөмкин. Бу бәйгедә җиңеп чыгу мактаулы булса да, киләсе елда җиңүче исемен саклап калу җиңел булмас, шуңа күрә укучыларга физик хәзерлеккә тагын да зуррак игътибар бирергә кирәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев