Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Дзюдо дөньясында

Соңгы арада республика дзюдочылары, шул исәптән безнең көрәшчеләр дә, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаштылар. Алар спортчыларда да, тамашачыларда да онытылмас тәэсир калдырды...

Владимир БОРЮШКИН,
тренер.
Аларның берсе - ел саен үткәрелә торган "Сәламәт балалар - бәхетле киләчәк!" дзюдо буенча Бөтенроссия турниры. Ул Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда үтте. Турнир инде өченче ел республика дзюдочыларын үзенә җыя. Чара кысаларында күркәм бер традиция - дзюдочылар анты да була. Бу юлы да тантаналы шартларда 600дән артык яшь спортчы спортның бу төренә тугрылыклары турында ант бирделәр. Аны ТР Дзюдо федерациясенең баш тренеры, халыкара класслы спорт мастеры Сергей Штурбабин кабул итте.
Бәйрәм чаралары кысаларында Татарстанның атказанган спортчылары - дөнья чемпионнары, халыкара беренчелектә җиңүчеләре Аида Бикбова, Нияз Билалов, Александра Гыймалетдинова, Екатерина Елизарова, Екатерина Иванова, Алина Калугина һәм башкаларга да лаеклы бүләкләре тапшырылды. Бу спортчыларның барысы да үсеп килүче яшь буынга үрнәк булырлык.
Аннары 1998-2000 елда туган егетләр-кызлар арасында үткәрелә торган турнирны ачу тантанасы булды. Иң көчле көрәшче исемен алу ярышларында Мәскәү, Тверь, Түбән Новгород, Самара, Киров өлкәләре, Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән җыелма командалардан 300дән артык иң яхшы спортчы катнашты. 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә безнең Данила Вихлянский да сынатмады. Биш көрәштә җиңеп һәм берсендә җиңелеп, ул өченче урынга чыкты һәм медаль белән "Спортмастер" акчалата сертификатына лаек булды. Башка дзюдочыларыбыз да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Полянкадан Егор Шевченко бишенче-алтынчы урыннарны бүлеште. Аның якташлары, 48 һәм 57 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясаучы Русалина Хәйруллина белән Арина Филюшина да шундый ук нәтиҗәләргә ирештеләр.
Ә турнирга кадәр Татарстан Республикасы дзюдо федерациясенең йомгаклау конференциясе үтте. Бездә спортның бу төре соңгы вакытта нык үсеп, яшьләр һәм балалар арасында зур популярлык казанды.
Дзюдо клублары һәм мәктәпләрене татамилар сатып алу өчен сертификатлар тапшыру традициясе дә дәвам итә. Бу юнәлештә актив эш алып бару яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә: республика дзюдочылары быел Европа Кубоклары, Россия беренчелекләре һәм халыкара бәйгеләрдә җиңеп чыктылар. Иң яхшы спортчылар арасында безнең вәкилләр дә булуы аеруча сөендерә. Мин дә республиканың иң яхшы ун тренеры исемлегенә кертелү бәхетенә ирешеп, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләндем. Татарстанның иң яхшы дзюдочылары исемлегенә кергән Никита Борюшкин да акчалата бүләккә ия булды.
Ул үзенең югары осталыгын тагын бер кат раслады. "Батыр" дзюдо үзәгендә үткән ярышларда юниорлар категориясендә 1996 елда туган егетләр арасында чыгыш ясап, Никита өлкәннәр арасында республика чемпионы исемен яулый алды. Дүрт көрәштә ышанычлы җиңеп (ул аларны вакытыннан алда төгәлләде), Никита финалда да көндәшенә җиңү мөмкинлеген калдырмады. Абсолют авырлык үлчәвендә алтын медаль алган көрәшчегә ирләр һәм хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясау хокукы бирелде. Исегезгә төшерәм, безнең көрәшчеләр өлкәннәр арасында чемпион исемен инде утыз елдан артык алганнары юк иде.
Ә конференция барышында дәүләт хакимияте органнары белән элемтәләр һәм административ эшчәнлек буенча генераль директор урынбасары, "Группа ГМС" компаниясе идарәчесе Андрей Орлов бертавыштан республика дзюдо федерациясе вице-президенты булып сайланды. Андрей Петрович моңа кадәр федерациянең попечительләр советы әгъзасы булып, төбәктә дзюдо үсешенә нык ярдәм итте, Европа һәм халыкара дәрәҗәдә республика мәнфәгатьләрен яклауда катнашты. Аерым алганда, күптән түгел Чиләбедә үткән дзюдо буенча дөнья чемпионатында булышты. Моннан тыш, аның ярдәме белән Казанга 18 яшькә кадәрлеләр арасында Россия беренчелеген үткәрү хокукы бирелде, 2016 елда республика башкаласында дзюдо буенча дөнья чемпионатын үткәрү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Бу турыда Дубровникта (Хорватия) үткән Европа дзюдо берләшмәсе (EJU) Конгрессы утырышында хәбәр ителде.
EJU әгъзалары инспекция тикшерүе белән Казанга 5-6 ноябрьдә килделәр. Бу Россиянең дзюдо буенча Европа чемпионатын үткәрүгә бирелгән гаризасын тикшерү алдыннан эшләнде. 2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионаты Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпия уеннарына квалификацияне төгәлләргә тиеш, шунлыктан ярышларда күп спортчы катнашыр дип көтелә. Рәсми затлар белән бергә алар 700-800 кеше булырга тиеш.
Шулай итеп, республикада дзюдоның югары үсеш алуы тагын бер кат расланды һәм монда безнең яшь спортчыларыбызның да өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев