Данила тагын бер медаль алды
Советлар Союзы Герое Вячеслав Александров истәлегенә һәм Соль-Илецк шәһәренең "Самбо-85" балалар спорт мәктәбенең 30 еллыгына багышланган самбо буенча ХY турнирда катнашып, шәһәрнең икенче урта мәктәп укучысы Данила Вихлянский призлы урынга лаек булды.
Халыкара дәрәҗәдәге турнирда катнашу өчен әлеге спорт мәктәбендә Россиядән һәм чит илләрдән ике йөздән артык спортчы җыелды. Күп кенә спорт осталары катнашуын исәпкә алганда, турнир мавыктыргыч һәм шул ук вакытта шактый киеренке дә булды.
Данила үзенең яраткан ысулын кулланып (тезләнеп ыргыту), өч очрашуда да җиңүгә иреште. Бәйгенең ярымфиналында да ул үзенең өстен булуын күрсәтте. Төгәл алымнар куллануы, техник осталыгы өчен хөкемдарлар безнең спортчыга өстәмә баллар да бирделәр. Бары тик суперфиналда гына Данила Вихлянский Кыргызстан самбочысына оттырды һәм мактау пьедесталының икенче баскычына, ягъни икенче урынга лаек булды. Данилага медаль, диплом һәм истәлек призлары тапшырылды.
Безнең башка спортчыларыбыз да уңышлы чыгыш ясады. Әйтик, 78 килограммга кадәр авырлыкта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Дмитрий Борюшкин 5-6нчы урыннарны, 36 килограммга кадәрлеләр арасында шәһәрдәге беренче мәктәп укучысы Искәндәр Гәрәев алтынчы урынны алды.
Командабыз тренеры Владимир Борюшкин алып килгән бүләкләр бәйгене оештыручылар өчен көтелмәгән сюрпризга әйләнде, дияргә мөмкин. Борынгы Болгар һәйкәлләре сүрәтләнгән сувенирларны Герой Вячеслав Александровның әнисе - Раиса Александровнага, "Самбо-85" спорт мәктәбе директоры һәм тренеры Сергей Бисеновка һәм Соль-Илецк районы башлыгы Юрий Вдовкинга тапшырылды.
фото http://xn--80atcidr8i.xn--p1ai/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев