Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чын бәйрәм булды

Күптән түгел Никольск авылының спорт сөючеләре белән җирле мәктәп укучылары арасында үткәрелгән хоккей буенча дусларча очрашу чын бәйрәмгә әверелде.

Авыл халкы хоккей белән берничә ел элек кызыксына башлады, ул вакытта махсус республика программасы буенча мәктәп янында заманча хоккей мәйданы ясадылар һәм спортның бу төрен сөючеләргә махсус формалар бүләк иттеләр. Теләге булган һәр кешегә буш вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек туды. Күпләр тимераяк сатып алып, йорт мәшәкатьләреннән бераз арынып тору өчен шугалакка гаиләләре белән йөри башладылар.
Ә быел исә авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин тырышлыгы белән шугалакта бөтенләй яңа тормыш башланды. Декабрь аенда ук бу мәйданга су сибеп, боз ясады. Шуны гына көткән балалар һәм өлкәннәр хоккей буенча көч сынашырга чыкты, нәтиҗәдә әтиләрдән һәм балалардан торган "Витязи" һәм "Рыцари" командалары мавыктыргыч ярыш оештырдылар.
- Без мәктәптә сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалыйбыз, - диде бәйрәмне оештыручыларның берсе, завуч Галия Гарәпова. - Моның өчен төрле программалар эшләнә, чаралар үткәрелә. Балаларга коры сүз генә сөйләп калмыйча, һәр яктан үрнәк күрсәтергә тырышабыз, бу эштә ата-аналар нык ярдәм итә.
Уен башында, кагыйдә буларак, команда капитаннары, унынчы класс укучысы Олег Борисов һәм физкультура укытучысы Николай Тареев бер-берсен сәламләп, уенчыларның бозда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Судья, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Вячеслав Рябов рөхсәт биргәннән соң, матч башланды. Өч период сизелмичә дә үтеп китеп, "Витязи" командасы 12:4 исәбе белән җиңеп чыкты. Тәҗрибәлерәк һәм остарак уенчылардан торган өлкәннәрнең җиңүен укучылар гадел дип бәяләделәр.
Җиңүчеләр командасында мәктәптән бирле бергә уйнаучы Николай Тареев һәм Талип Әхмәтвәлиев үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Капкачы Евгений Тегулев, иң тәҗрибәле уенчы Владимир Соленов, Александр Борисов, Иван Никитин, Сергей Иванов һәм өлкән команданың башка уенчылары да сынатмады. Бу уен мәктәп укучыларын тагын да берләштереп, спорт белән киләчәктә дә шөгыльләнергә этәргеч бирде.
Укучылар командасында капкачы Александр Дорофеев, һөҗүмчеләр Олег Борисов, Таһир Әхмәтвәлиев һәм башкалар үзләрен оста уенчы итеп күрсәттеләр.
Уен тәмамланганнан соң авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин активлыклары өчен рәхмәт белдереп, җиңүчеләргә - хоккей таяклары, ә җиңелгән командага киләчәктә осталыкларын тагын да камилләштерсеннәр өчен алкалар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев