Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чемпион истәлегенә багышланган фестиваль

"Олимп" спорт комплексында беренче тапкыр күренекле якташыбыз, Татарстаннан беренче Россия чемпионы, РСФСР халыклары Спартакиадасының көмеш призеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган спорт көрәшләре фестивале үтте.

Олег Пахомов
Геннадий Федорович истәлегенә дзюдочылар турниры инде җиденче тапкыр үткәрелсә дә, быел фестиваль кысаларында шулай ук самбо һәм татарча көрәш буенча иң көчле спортчыларны билгеләделәр.
Фестивальне ачып җибәреп, район башлыгы Камил Нугаев Геннадий Борюшкин истәлегенә мәдәният йортының иске спорт залында үткәрелгән беренче турнирны искә төшерде. Хәзер инде бездә мондый ярышларны оештыру өчен барлык шартлар тудырылган. Гади авыл егетенең шундый зур уңышларга ирешә алуын күрсәткән якташыбыз белән без горурланырга тиеш, дип билгеләп үтте район башлыгы. Ул шулай ук фестивальне үткәрүдә ярдәм күрсәткән "Ак Барс" банкына, чемпионның дусларына, монда даими килгән дзюдо ветераннарына рәхмәт белдерде.
Спорт ветераннары Советы җитәкчесе, республиканың Олимпия комитеты әгъзасы, СССРның атказанган тренеры Владимир Осипов та Геннадий Борюшкинны җылы сүзләр белән искә алды. Аның сүзләренә караганда, Геннадий һәрвакыт команданың әйдәүче көче булган, ә уңышка ирешүдә команданы берләштерү өчен бу бик мөһим шарт. Чемпионны онытмаган дуслары быел да аның истәлегенә үткәрелгән ярышларга килгән иде. Алар арасында СССР һәм Россия беренчелеге җиңүчеләре, спорт җәмгыяте әгъзалары һәм халыкара бәйгеләрдә катнашучыларны да күрергә була иде.
Дуслары исеменнән Александр Захаров чыгыш ясады һәм ул турнирның яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Геннадий Борюшкин турында сөйләп, аны ышанычлы, кешегә игътибарлы булуы өчен яратуларын һәм хөрмәт итүләрен билгеләп үтте. Яшь спортчыларга да ул нәкъ шундый сыйфатларга ия булуларын теләде.
Аңа, район башлыгына, чемпионның энесе Владимир Борюшкинга, ветеран көрәшчеләр Александр Алексеев, Артур Низамов, Рөстәм Гарипов, Владимир Арефьев, Рафаэль Хәмидуллинга һәм мәртәбәле бәйгеләрнең башка җиңүче һәм призерларына Владимир Осипов дзюдо спортына керткән өлешләре өчен Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук хатын-кызлар көрәше вәкилләре - СССР һәм Россия спорт мастерлары Светлана Максимова, Наталия Бражникова һәм Елена Никитина да билгеләп үтелде.
"Ак Барс" банкының идарә рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин киләчәктә дә турнирны үткәрүгә ярдәм итәчәкләрен әйтте.
Бу көнне Казан, Түбән Кама, Ульяновск, Яшел Үзән, Димитровград, Чистай, Байлар Сабасы, Буадан килгән һәм безнең спортчылар үз авырлык үлчәүләрендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен беркем дә көчен кызганмады. Барысы да җиңеп чыга алмаса да, ярыштан алар бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладылар. Фестивальдә җиңүчеләр арасында безнең егетләр дә шактый иде. Дзюдо һәм самбо буенча үз авырлык үлчәүләрендә Даниил Кузьмичев, Раил Сәгыйров, Дмитрий һәм Кирилл Борюшкиннар, Искәндәр Гәрәев җиңеп чыктылар. Нусрат Меликов икенче урынны алды, Ришат Сәгыйров, Родион Виноградов, Анатолий Елистратов һәм Артем Норов бронза призерлары булдылар. Билбау белән татарча көрәштә Ришат һәм Раил Сәгыйровлар, Дмитрий Борюшкин, Илшат Таһиров, Илназ Садретдинов һәм башка көрәшчеләребез уңышлы чыгыш ясадылар. Аларның барысына да кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев