Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Чаңгычылар уңышы

    Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Виктор Ермилин, Игорь Бондарев һәм Артем Главнов республиканың яшьләр җыелма командасы составына кертелде. Сентябрь башларында алар район командасы составында чаңгычыларның Яшел Үзәндә уздырылган җәйге чемпионатында катнаштылар. Спортчылар кросс һәм роллерлы чаңгыда узышу буенча көч сынашты. Безнең команда авыл районнары арасында икенче урынны алды. Яшүсмерләр арасында Валентина...

    Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Виктор Ермилин, Игорь Бондарев һәм Артем Главнов республиканың яшьләр җыелма командасы составына кертелде.

    Сентябрь башларында алар район командасы составында чаңгычыларның Яшел Үзәндә уздырылган җәйге чемпионатында катнаштылар. Спортчылар кросс һәм роллерлы чаңгыда узышу буенча көч сынашты. Безнең команда авыл районнары арасында икенче урынны алды. Яшүсмерләр арасында Валентина Яковлева роллерлы чаңгыда узышуда финишка икенче булып килде.

    Ә менә Алабуга шәһәрендә чаңгыда узышу буенча республика беренчелеге ярышларында Игорь Бондарев барысын да узып, беренче урынга лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: