Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Болгарның «Дулкын» бассейнында йөзү буенча беренчелек узды

Ярышлар бассейнның 5 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

«Дулкын» бассейнында егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ачык беренчелек үтте.
Ярышларда 52 спортчы катнашты. Алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, разрядларын расладылар һәм үтәделәр. Аларның кайберләре инде төрле ярышларда катнашып та өлгергәннәр.
Нәтиҗәләр буенча Арина Алибекова, Софья Лазутина, Егор Гущин, Елена Ермишина, Данил Авдотин, Надежда Дехконова, Егор Гомәров, Анна Купоросова, Константин Борюшкин, Адель Бирюков җиңүчеләр дип табылды.
Икенче урынны Карина Трескулова, Зарина Вәлиева, Савва Михайлов, Софья Шмелева, Тимофей Синельщиков, Арина Еремина, Ильяс Сәлимов, Анастасия Сизова, Карен Шахназарян, Олег Захаров алды.
Өченче урында - Мария Аринина, Анна Гришина, Олег Семенов, Денис Осягин, Анна Аринина, Сергей Купоросов, Захар Монахов, Илья Растремин.
Алар барысы да дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.
«Иң тиз» номинациясендә Адель Бирюков җиңү яулады. Ул III өлкәннәр разрядын үтәде. Шулай ук Адель берничә тапкыр ярышлар призеры блганы бар.
«Иң яшь спортчы» номинациясендә Кирилл Кузьмин җиңде.
Аларга кубоклар тапшырылды.
Ярышларда катнашкан, әмма әлегә призлы урыннарга ирешә алмаган спортчыларга «Җиңүгә омтылыш өчен» Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев