Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Болгарда серфингатлон буенча ярышлар узды

Чара грант хисабына үткәрелде.

Кичә Болгар музей-тыюлыгында серфигатлон буенча ачык муниципаль шәхси-команда ярышлары узды.

Чараны үткәрү "Татнефть" җәмгыятенең хәйрия фондының «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы ярдәмендә мөмкин булды.

Серфингатлон буенча ярыш кешеләрне спорт белән шөгыльләнергә этәрүне максат итеп куя. 

Спас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов, мәгариф бүлеге башлыгы Александр Ермилин, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рафис Әхмәтҗанов ярышларның дәрәҗәле кунаклары булдылар.

«Шәһәрнең яшүсмерләре һәм яшьләре исеменнән әлеге проектны язуда, оештыруда һәм тормышка ашыруда катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Шулай ук безнең район башлыгы Фәргат Мөхәммәтовка һәм Спас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савиновка, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Рөстәм улы Җиһаншинга да зур рәхмәт», – диде «Регата» балалар техник иҗат станциясе директоры Виктор Ермилин.

Ярышларда катнашучылар башта вакытны исәпкә алмыйча дистанцияне йөгереп уздылар.

Аннан соң спортчылар SUP-бордта ишкәк белән ишүдә ярыштылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

Ир-атлар арасында:

1 урын – Александр Вихлянский, 2 урын – Иван Самохвалов, 3 урын – Альберт Аверьянов.

Реклама

Хатын-кызлар арасында:

1 урын – Надежда Ермилина, 2 урын – Ирина Лазутина, 3 урын – Лилия Кузовкина.

Команда зачетында:

1 урын – Ермилиннар гаиләсе (Александр һәм Надежда Ермилиннар), 2 урын – «Регата» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы (Иван Самохвалов һәм Ирина Лазутина), 3 урын – балалар савыктыру-өйрәтү белем үзәге (Александр Вихлянский һәм Лилия Кузовкина).

Ярышларда катнашучыларны өчен шәхси эшмәкәр Пашаев биргән җиләк-җимеш белән сыйладылар.

Ярышта катнашучыларның иминлеген ГИМС хезмәткәрләре тәэмин итте. Барлык катнашучылар һәм тамашачылар ярыштан күтәренке кәеф алдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X