Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Болгарда билбау көрәше буенча дөнья Кубогы ярышлары узачак

Ярышлар Изге Болгар җыены вакытында күрсәтеләчәк.

21 майда Болгарда Изге Болгар җыены узачак. Быел мөселманнарның традицион җыены Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланачак.

Болгар җыены кысаларында билбау көрәше буенча дөнья Кубогына ярышлар узачак. 

Ярышлар Казанда бүген, 18 майда башлана. Дөнья чемпионы исеме өчен көрәштә 2003 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар катнаша. Алар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан артык авырлык үлчәвендә көч сынашачак. 

Финал ярышлары исә Болгарда уза. Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Болгар музей-тыюлыгы мәйданында 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр билгеләнергә тиеш.

Билбау көрәше буенча дөнья кубогында Россия, якын һәм ерак чит илләрдән 150дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. 

"Болгарда дөнья кубогы көн саен булып тормый. Көн салкын һәм яңгырлы була дисәләр дә, барыбер барып карарга кирәк", - дип шәрехли Болгарда яшәүче Игорь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев