Спорт
Безнең самбочылар – иң яхшылар арасында!
Безнең көрәшчеләр - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкертләре республика чемпионатыннан бер алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль белән кайттылар.
Никита Борюшкин тагын бер тапкыр республикада үзенә тиң спортчы юклыгын раслады: 87 килограммнан артык авырлык үлчәвендә ул барлык көрәшләрне, шул исәптән авырту алымын уңышлы кулланып хәлиткеч көрәшне дә,...
Безнең көрәшчеләр - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкертләре республика чемпионатыннан бер алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль белән кайттылар.
Никита Борюшкин тагын бер тапкыр республикада үзенә тиң спортчы юклыгын раслады: 87 килограммнан артык авырлык үлчәвендә ул барлык көрәшләрне, шул исәптән авырту алымын уңышлы кулланып хәлиткеч көрәшне дә, вакытыннан алда төгәлләде. Дмитрий Борюшкин 65 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә җиңеп, финалда гына оттырды. Нәтиҗәдә ул гомерендә беренче тапкыр республика чемпионатының көмеш призеры исеменә лаек булды.
Данила Вихлянскийга алган җәрәхәте генә җиңеп чыгарга комачаулады. Нәтиҗәдә ул өченче урынга чыкты. Җиңүчеләрнең барысы да шәһәрнең икенче мәктәбендә белем ала. Тармак технологияләре техникумыннан Кирилл Кириллин да бронза медаль яулап, беренче тапкыр җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде. Барлык призерларга кубоклар, медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Турнир нәтиҗәләре буенча Никита һәм Дмитрий Борюшкиннарга Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округ беренчелегендә катнашу хокукы бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев