Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең команда – өченче урында

Антоновка урта мәктәбе җыелма командасы 1999-2001 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында волейбол буенча зона ярышларында өченче урынны алдылар. Бәйгеләр Татарстан Республикасы укучылары арасында спортның җәйге һәм кышкы төрләре буенча мәктәп спартакиадасы кысаларында оештырылды. Турнир исә бездә, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә үткәрелде. Анда республиканың сигез район вәкилләре катнашты. Антоновка мәктәбе...

Антоновка урта мәктәбе җыелма командасы 1999-2001 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында волейбол буенча зона ярышларында өченче урынны алдылар.
Бәйгеләр Татарстан Республикасы укучылары арасында спортның җәйге һәм кышкы төрләре буенча мәктәп спартакиадасы кысаларында оештырылды. Турнир исә бездә, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә үткәрелде. Анда республиканың сигез район вәкилләре катнашты.
Антоновка мәктәбе командасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы тапшырылды. Ә менә Игорь Коровушкин белән Арина Чегодаева башкалар белән бергә турнирның иң яхшы уенчылары буларак билгеләп үтелделәр. Кызганыч, безнең спортчылар көрәшне спартакиаданың республика этабында дәвам итә алмаячак. Биредә бары тик икенче һәм өченче урынны алган командалар гына катнашачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X