Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Автоузыш Болгарда тәмамланды

Чәршәмбе көнне Болгар традицион республика автоузышында катнашучы спортчы- инвалидларны кабул итте. Бу кешеләрнең оптимизмына һәм ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел.

Узышка Казанда старт бирелде, спортчылар Татарстанның бик күп торак пунктлары аша үтте. 1177 километр тәшкил иткән маршрутның соңгы ноктасы итеп борынгы Болгар дәүләте башкаласы сайланган. Әлеге автоузышның төп максаты - адаптив спортны популярлаштыру һәм үстерү, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк шушы спорт төре белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту.

Узышта катнашучылар арасында төрле бәйгеләрдә катнашып үзләрен танытырга өлгергән титуллы спортчылар да байтак. Шуларның берсе - терәк-хәрәкәтләнү аппаратына зыян килгән спортчылар арасында чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Паралимпия уеннары, халыкара һәм ил күләмендәге ярышларның призеры Ирина Полякова. Автоузышта барысы алты машинада 27 спортчы-инвалид катнашты. Аларның мисалында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә кызыклы, мавыктыргыч һәм күпләргә үрнәк булырлык тормыш белән яши алуларын ачык күрергә мөмкин.

Болгарга республиканың атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, ТРның физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина җитәкчелегендә килгән төркемне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов җылы сәламләделәр. Кунакларны каршылаучылар арасында шулай ук Спас тармак технологияләре техникумы укытучысы, карате-кекусинкай буенча тренер Рәшит Зыятдинов та бар иде. Инвалид булса да, спортны гомерлек юлдашы итеп сайлаган бу кеше Болгардагы балаларны карате серләренә өйрәтә. Очрашу барышында алар карате алымнарын күрсәттеләр, кунаклар исә үзләре турында сөйләделәр, спортның кеше тормышында нинди роль уйнавын ассызыклап үттеләр.

Очрашу азагында автоузышта катнашучылар борынгы Болгар дәүләте башкаласы белән таныштылар. Тарихи урыннарда булу алар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар автоузыш спортчыинвалидлар