Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Алтын медаль – безнең кызларда

Балаларны сәламәтләндерү - белем бирү үзәгендә Юрий Кузнецов җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар Базарлы Матакта узган мәктәп "КЭС - БАСКЕТ" баскетбол лигасының зона этабында катнашып, югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын тагын бер кат расладылар.

Олег ПАХОМОВ
Ярышларда Әлки, Алексеевск, Аксубай, Балык Бистәсе, Лаеш, Яңа Чишмә, безнең район, шулай ук Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгән яшүсмерләр һәм кызлар командалары катнашты. Уеннар берьюлы "Алинә" спорт комплексында һәм Балалар иҗат йорты спорт залында үтте. Жирәбә салганнан соң безнең командалар Балык Бистәсе, Яңа Чишмә һәм Чистайдагы яшьтәшләре белән очрашты. Безнең кызлар һәм яшүсмерләр уңышлы чыгыш ясап үз төркемнәрендә беренче урыннарны алдылар. Аеруча кызлар уены сокландырырлык дәрәҗәдә узды.
Ә менә ярымфиналда бераз кыенгарак туры килде. Баскетболчы кызлар матчның төп вакыты тәмамланып килгәндә генә исәпне тигезли алдылар, өстәмә биш минут вакыт бирелгәч, Аксубай кызларын 27:22 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Яшүсмерләр исә шул ук аксубайлыларга алты очко исәбе белән оттырдылар. Нишләтәсең, спортта бәхет көчлеләргә елмая.
Финалда баскетболчы кызларыбыз Түбән Кама укучылары белән көч сынашты. Уенның башыннан ахырына кадәр өстенлек алар ягында булды, шуңа күрә көндәшләрен дүрт очко исәбенә җиңеп, алтын медальләр алдылар. Яшүсмерләр өченче урын өчен көрәштә Чистай малайларын 59:44 исәбенә оту бәхетенә ирештеләр. Призлы урыннарга лаек булган командаларга медаль һәм кубоклар, җиңүчеләргә әле тагын "КЭС - БАСКЕТ" логотибы төшерелгән баскетбол формасы да тапшырылды.
Февральдә Светлана Молодова, Татьяна Столярова, Анастасия Пенькова, Дарья Бердникова, Дарья Устина, Регина Гыйниятуллина, Валерия Кирюшина, Анна Спирина һәм Анна Прохоровадан торган кызлар командасы Бөгелмәдә "КЭС - БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының финал өлешендә катнашырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев